XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Болытларның изге көче

Дәресләр беткәч, Гүзәлгә бүген үзенә генә кайтырга туры килде. Ул, гадәттәгечә, үз уйларына бирелеп,еш кына башын күтәреп,күккә карап ала, болытларны күзәтеп бара . Кыз яши торган балалар йортыннан ерак түгел үсеп утырган зур имән янында ниндидер тавыш ишетеп, Гүзәл туктап калды. Якынрак килгәч, елап утырган бер кызны күреп алды.
-Ни булды? Нигә елыйсың? – дип сорады Гүзәл. Кыз күтәрелеп тә карамады, елавын дәвам итте.
-Тагын көләләр, алдыйсың , диләр. Ә мин алдамыйм! – дип сөйләнде ул, Гүзәлгә карамыйча гына.
Гүзәл бернидә аңламыйча:
-Кемнәр көләләр? Нәрсәдән? Нәрсә турында алдамыйсың? – дип кабат сорады.
-Гөлшат,Рәвилә… Алар миңа ышанмыйлар, юләр дип көләләр, тик мин беләм, ул бар! –дип җавап бирде кыз, үксеп елавын дәвам итеп.
-Елама, әйбәтләп аңлат, син нәрсә турында сөйлисең?
Гүзәл кызны юатырга теләп аны кочаклап алды.
-Болытларның изге көче, — дип җавап бирде кыз.Куллары белән күзләрен сөртте.Беренче тапкыр, кем белән сөйләшкәнен ачыклар өчен бугай , күзләрен күтәреп карады. Алдында торган кызны күргәч,өмет чаткылары кабынды. Ул ашыга-ашыга сөйләвен дәвам итте. — Син миңа ышанасыңмы? Уйлап кына кара: алар Аллаһ тәгалә янында, бу бит могҗиза! Алар шундый матур һәм чиста, ләкин кешеләрнең нинди дә булса рәхимсезлекләрен күрсәләр, шунда ук каралалар .
Гүзәл кызның нәрсә турында сөйләгәнен чамаласа да,кабатлап сорарга булды:
-Син нәрсә турында әйтәсең соң?
— Болытлар турында. Кара әле, алар нинди матур, ә үзләре серле.
Гүзәл кызга гаҗәпләнү катыш аптырау белән карап алды. “ Кара әле, бу да минем кебек хыялый икән.Чыннан да шулай бит”, — дип уйлап куйды ул.
-Синең исемең ничек соң?- дип сорады Гүзәл.
-Айсылу, – әкрен генә җавап бирде кыз.
— Таныш булыйк, мин- Гүзәл.
Кызлар бергә балалар йортына кайтып киттеләр.Күптәнге танышлар кебек, юл буе сөйләшеп бардылар алар. Икесе дә ара -тирә болытларга карап алалар иде.
Балалар йортына барып җиткәч, аларны Миләүшә апа каршы алды. “Таныштыгызмы инде?” – дип сорап куйды ул. Аның тавышы шундый ягымлы иде. “Айсылу безгә берничә көн элек кенә килде.” – диде Миләүшә апа һәм кызларны бүлмәләренә озатып куйды. Гүзәл бүлмәсендә бер урын бушаган иде ,Айсылуны аның янына күчерделәр. Кичке аштан соң кызлар тәрәзә янына барып, агачларны күзәттеләр, кошлар турында сөйләштеләр,болытларның матурлыгына сокланып утырдылар. Миләүшә апа килеп керде. “Нишләп утырасыз?” – дип сорады ул.
-Болытларга карыйбыз, – диде Айсылу. – Миләүшә апа,сез аларның изге көченә ышанасызмы?
-Әлбәттә! – дип елмаеп җавап бирде Миләүшә апа. — Йоклар алдыннан мин сезгә бер хикәят сөйләрмен. Ә хәзер урыннарыгызны җәеп, юынып алыгыз.
Миләүшә апа гел шулай ягымлы итеп, елмаеп кына сөйләшә.Балалар аның белән уртак телне бик тиз табалар, шуңа күрә эч серләрен дә аңа сөйлиләр иде. Кызлар шатлана- шатлана бүлмәләренә йөгереп киттеләр. Озакламый Миләүшә апа да килеп җитте. “Я, сез мине тыңларга әзерме?” – дип сорады ул. “Әйе!” – дип җавап бирделәр кызлар бертавыштан.
-Ярый, алайса,тыңлагыз. Кечкенә чакта мин гел болытларга хат яза идем. Аларга үз теләкләремне яки эчтә булган серләремне язып җибәрә идем, һәм бар хыялларым чынга аша иде. Ышанасызмы?” – диде ул.
-Әлбәттә, ышанабыз, Миләүшә апа!” – дип җавап бирделәр кызлар.
— Әйдә , Айсылу, без дә язып карыйбыз? – диде Гүзәл.
-Ярый. Иртәгә язарсыз, ә хәзер йоклагыз. Тыныч йокы, тәмле төшләр күреп йоклагыз,кызларым минем, – дип, икесенең дә аркасыннан сөйде,юрганнарын рәтләп куйды Миләүшә апа. Кызларның шатлыгын әйтеп бетерерлек түгел иде.
Икенче көнне Гүзәл белән Айсылу иртәрәк торып, кулларына ак кәгазь һәм каләм алдылар да тырышып-тырышып нидер язарга тотындылар. Болытларга ошасын һәм хатларын кабул итсеннәр дип матур рәсемнәр дә ясадылар. Аларны бер конвертка салып куйдылар. Иртәнге аштан соң хатларны Миләүшә апага тапшырдылар.
-Миләүшә апа, хатларыбыз әзер. Сез аларны болытларга тапшыра алмассыз микән? – диде Айсылу. Миләүшә апа елмаеп:“Тапшырырмын,” – диде һәм аларны алып китте. Кызлар бер- берсенә карап,ниндидер зур эш эшләгән кебек канәгать елмаеп куйдылар һәм уйнарга киттеләр. Чөнки бүген мәктәпкә барасы юк, ял көне.
Миләүшә апа үз бүлмәсенә кереп, ишекне бикләде, хатларны укырга тотынды. Аның күзләре яшь белән тулды.”Нинди охшаш язмышлар була икән,”- дип уйлады ул һәм мизгел эчендә үз тормышын күздән кичерде. Күпмедер вакыт узгач, Миләүшә апа балалар янына чыкты. Кызлар йөгереп килделәр дә сораулы карашларын төбәделәр. “Тапшырдым,”- диде Миләүшә апа. Айсылу белән Гүзәл бик шатландылар, хәтта кул чәбәкләп сикереп тә куйдылар.
Икенче көнне кызлар Миләүшә ападан: “Җавапны озак көтәргәме?” – дип сорадылар. “Берничә көн,”- дип елмаеп җавап бирде ул. Көн артыннан көн үтте, кызлар көтәләр, көтәләр, ә җавап юк та юк. Инде алар күңелсезләнә дә башладылар, димәк, өметләр акланмады.
Беркөнне кызлар гадәттәгечә дәрес әзерләп утырганда, бүлмәгә Миләүшә апа килеп керде, ә үзе шундый шат, әйтерсең, аның иңнәренә канатлар үсеп чыккан.
-Әйберләрегезне җыегыз, сезне алып китәләр, –диде ул,һәм ничек тиз килеп кергән булса, шулай тиз чыгып та китте. Кызлар куркып калдылар, әкрен генә җыена башладылар.
-Болытлар безнең хатларыбызны укымаганнар, ахры,” – диде Гүзәл.
— Аларга бик күп хат килә торгандыр, шуңа күрә безнең хатларыбызны укырга өлгермәгәннәрдер,” – дип юатты аны Айсылу. Әйберләрен җыйгач, кызлар бүлмәләреннән әкрен генә чыгып киләләр иде, каршыларына Миләүшә апа очрады.
— Я, ник сез шундый моңсу? Шат түгелмени? – диде ул.
Балалар йортыннан чыккач, Миләүшә апа аларны үз машинасына утыртты,әкрен генә кузгалып киттеләр. Кызлар юл буе сөйләшмичә бардылар. Машина туктагач та, күтәрелеп тә карамадылар, кыймылдамыйча утыра бирделәр. Миләүшә апа кесәсеннән ачкычын алып өй ишеген ача башлагач кына, кызлар бер- берсенә карашып куйдылар.
-Керегез, кызлар. Хәзер инде бу минем өем генә түгел, сезнеке дә, – диде Миләүшә апа. Кызлар сумкаларын ташлап аның янына йөгерделәр, апаларын , җибәрергә теләмәгәндәй, кысып кочакладылар.
— Болытларның изге көче бар, бар! – кызларның бу сүзләре икесенең дә авызларыннан берьюлы чыкты.Шул вакытта әллә кайдан гына болыт чыгып, яңгыр сибәли башлады.

Абдуллина Динара Ильдаровна
Страна: Россия