XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Болытлар

Яраланган егет күккә карый —

Йөзә анда ап-ак болытлар.

Тагылыплар гына китәр иде,

Нигә тыңламый соң аяклар?..

Капшый, капшый егет аякларын,

Селкетмәкче була — табалмый.

Төш күрәме әллә, югыйсә?

Торып карый, ләкин торалмый.

Әле генә йөгерәләр иде,

Дуслары күп иде янында.

Кыр тутырып таралганнар иде.

Җир йотканмы әллә барын да?!..

Җир йотмаган икән. Әнә алар.

Тик нигәдер тынып калганнар.

Белми әле егет — дуслары шул

Мәңгелеккә китеп барганнар…

Эх, болытлар, сез ап-ак болытлар,

Рәхәтләнеп күктә йөзәсез.

Егеткәйнең матур өметләрен

Үзегез белән алып китмәгез!..

Көтә аны өйдә сөйгән кызы,

Батыр балалар бар үстерәсе,

Дусларының өметләрен аклап

Җиңү белән кайтып китәсе!

Байбулатова Чулпан Рамилевна
Страна: Россия
Город: Старое Шаймурзино