Бишле
Моннан ике көн элек безнең авылда бер хәл булды. Мизгел эчендә, Иңсаф бишле алган, дигән хәбәр бөтен авылга таралды.
Авыл халкының кулыннан эш төште, утырганнар торып басты, басканнар артка авып китте, иртәләр кичен атты, кичләр иртән туды, йолдызлар ай янында түгел, кояш янында җемелдәделәр, елгалар үргә акты, карлар кызыл булып яуды – авыл халкының көне төн белән, төне көн белән алышынды.
Бу хәл Иңсафның үзенә дә сәер булып тоелды: мәктәпкә кергәннән бирле, бишенче класска җитеп, беренче бишлесе мде бу. Шуңа күрә дә авыл халкына көтелмәгән яңалык булды әлеге билге. Юк, көтеләр аны, Иңсафның үзеннән дә артык көттеләр.
Шулай итеп авыл халкының яшәү рәвеше үзгәрде, бу үзгәрешләр кыенлык тудыра башлады, җирдән йөрергә күнеккән кешеләр шатлыктан очып йөрделәр.
Бу көнне бишле белән өйгә кайтып кергән Иңсаф ул бишлене кая куярга белми аптырады: ары килде, бире килде, тегендә куеп карады, монда куеп карады. Шуннан ишек төбенә китереп куйды. Аның исәбе : иртәгә шул бишле белән мәктәпкә бару һәм тагын шуның белән кайту. Ник, ул Айгөлдән кимме әллә, Камилдән кимме, Айнур аннан кайсы ягы белән артык? Мин алардан ким түгел, дип уйлады Иңсаф. Шундый уйлар белән ул татлы йокыга китте.
Рәхәт иде төштә, ай рәхәт иде… Иңсафның йоклап китүе булды… Болын кадәрле мәйданга килеп чыкты, андагы тупларның барысын да капкага тибеп кертте, үзенең оста галкипер булуына сокланып, иксез-чиксез рәхәт диэгезләрендә йөзде. Бөтен тупны капкага кертеп бетергәч, мәйданнан чыгып, каршысында пәйда булган юлдан китте. Барды да барды, каршысына төрле уеннар уйный торган бакча, су керә торган зәңгәр күл, алтын балыклар тота торган зур дәрья килеп чыкты. Анда Иңсаф рәхәтләнеп уйнады, йөзде, җимеш агачларыннан аккан тәмле сулар эчте. Ләкин нидер җитмәде аңа, үзе дә белми иде ни җитмәгәнен. Шуннан, алтын балык тотып карыйм әле дип, диңгез ярына килеп утырды. Бәлки алтын балык беләдер миңа ни җитми икәнен, дип уйлады ул. Шуннан кармакны әйбәтләп кенә диңгезгә ыргытты. Беренче балык алтын булмады, икенчесе дә алтын түгел иде, өченчесе дә гади балык булды, аннан соңгылары да көмеш иде. Иңсаф тоткан балыкларын кире диңгезгә җибәрә барды.
Бервакыт Иңсаф әнисенең, ”Иңсаф улым, кайт инде, карының ачкандыр, дәресләреңне дә әзерлисең бар” дигән тавышын ишетте.
-Хәзер, әни, тагын бер генә балык тотам да кайтам – дип җавап бирде.
Иңсаф соңгы тапкыр кармакны салырга, ләкин эләкмәсә, эләккәнчегә кадәр тырышачагын уйлады. Аның алтын балык белән сөйләшәсе килде. Ул ниндидер могҗиза көтә иде, чөнки аңа нидер җитми иде. Югыйсә, үзе дә бик өзелеп көткән бишлене алды, бөтен авыл халкын шаккаттырды, әти-әнисен шатландырды.
Укысаң, бишле алып була икән, дигән уй кылт итеп башына кереп утырды. Шундый уй уйлаган арада кармак селкенеп куйды һәм диңгез алтын төсенә керде. Диңгездән Алтын балык башын чыгарып карап тора иде.
Иңсаф белән алар бер мизгел бер-берләренә мөккиббән китеп текәлеп карашып тордылар. Иңсаф телсез калганга, Алтын балык үзе телгә килде:
— Мин синең тырышлыгыңны күреп, синең кармакка эләктем. Миңа синең соңгы ике көндә кылган гамәлең ошады. Беренчедән, син математика дәресенә бик нык әзерләнеп барып, бишле алып кайттың, икенчедән, син мине зур түземлек белән эләгүемне көттең, тоттың, каптырдың, диде.
— Әйе, мин тырыштым — бишле алдым. Минем дә аны алып карыйсым килде. Миңа ул бик ошады, мин аны өйгә алып кайттым, минем белән бөтен гаиләм шатланды, бөтен авыл халкы бәйрәм итте. Мин шат идем. Ләкин миңа нидер җитмәде, шуңа мин сине эзләдем бугай. Бәлки син миңа миңа җитмәгән әйберне әйтерсең? – диде.
Алтын балык Иңсафка болай дип җавап кайтарды:
— Син ишек төбеңә китереп куйган бишлене кире мәктәпкә алып барма, ә көн саен яңаны алып кайт,- диде.
Иңсаф “чулт” итеп диңгезгә чумган Алтын балык тавышыннан уянып китте һәм ишек төбендәге бишлене өй түренә китереп куйды. “Мин бүген яңа бишле алып кайтачакмын, һәм аны көн саен алып кайтырга тырышакчакмын”,- дип уйлый-уйлый, иртәнге аш белән сыйлангач, мәктәпкә ашыкты.
2