Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бишек җыры тыңлыйсым килә!

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала.

Әткәсенә, әнкәсенә,

Хезмәт итәр бу бала.

Илдә-җирдә бер булыр,

Бер дип әйткән ул булыр.

Кайдан ишетелә бу җыр? Бишек җыры!? Ерак түгел, ачык калган тәрәзәдән… Зәңгәр экранда бәләкәчләр өчен кичке тапшыру бара икән.

Нинди гади генә җыр, ә күңелнең әллә кайсы почмагындагы кылларны тибрәтә, ниндидер хисләрне уята.Газиз әнкәйләр, картәниләр көйләгән бишек җырлары, нинди генә телдә яңгыраса да, һәр кешене гомере буе озата бара.

Әйе, миңа да шушы җырларны кадерле әнием, картәнием көйләгән. Карлы-буранлы кышкы төннәрдә йоклый алмаганда шул көйгә изелеп йоклап киткәнмен.

Кечкенәдән күңелемә сеңеп калган бу моңнар, җырлар аша, буыннарым ныгынып бетмәгән килеш йөгерә башлаган кара туфраклы, яшел чирәмле урамнарым күз алдыма килә.

Шул җырның көенә, бакчамдагы алмагачка, күпне күргән, ләкин тыныч кына агып яткан Кыңгыр елгасы буендагы, ялбыр чәчле тирәкләргә, зифа буйлы талларга кунып сайраган сандугачлар көенә дә салынгандыр.

Картәтиемнең оста куллары белән уеп ясалган бишек…

Анда әтиемнең, аның туганнары бәвелгән, тирбәлгән. Мин дә ⅩⅩⅠ нче гасыр баласы булсам да бишек яратканмын.

Әниемнең бишек җырларын көйләвенә картәтиебезнең зур мирасы булган – туган нигезебез дә шаһит.

Бишекләрдә тибрәнеп, биләүләрдә биләнеп, изрәп йоклап яткан сабый нинди төшләр күрә икән!? Ул берчә елмаеп куя, берчә еламсырап шыңшып та ала. Минем төшләрем нинди булды икән? Бәләкәй бала иң беренче чагу төсләрне күрә, диләр. Нинди төсләр икән алар?!

Туган ягымны, җәүһәрләр салынган, серле сандыкка охшатып, ак биләүгә төренгән чаклар төсеме? Яшел чирәмнәр, аллы-гөлле чәчәкләр төсеме?

Аны җырлар өчен,

Кирәк түгел хәтта гармун да…

Бишек җырларын ишетеп, әкиятләрдәге пәһлеван батырларның явыз көчләрне җиңүләренә, тылсымлы келәмнәр барлыгына ышанып үсү синең балачак хәтирәләренең иң матур өлешедер.

Нинди саф, ваемсыз ул балачак!

Сәер булып тоелыр сезгә бәлки, әмма миңа, ⅩⅩⅠ нче гасыр баласына, әтиемнең, картәтиемнең сөйләгәннәре якын, кадерле. Югары технология үскән, кешелек галәмне дә үзенә хезмәт иттергән заманда, миңа эченнән җылы өреп утырган мич, анда кабарып пешкән икмәк, мәтрүшкәле чәйләр кадерле.

Көянтәләр белән чиләкләрен җырлатып үлән арасыннан сузылган сукмактан чулпыларын чылтыратып инешкә су алырга төшкән сылу татар кызларын күрәсем килә…

Авылыбызны икегә бүлеп аккан чан тарихлы Кыңгыр елгасы буенда, ефәк чәчле тал-тирәкләр утырып уйлаган уйларым болар…

Әкрен генә кайтыр якка чыктым. Чү, кемдер җырлый…

Әле йокла тизрәк,

Батырга да ял кирәк.

Тыныч йокы теләем,

Әлли-бәлли бәпкәем…

Күршеләребездә күптән түгел бәби туды. Матур тәгәрмәчле тирбәнчеккә сабыен салып, кичке саф һавада йоклатыр өчен алып чыккан икән, әнкәсе.

Бишек җырлары әле яңгырый авылымда!

Минем сүзләремне куәтләгәндәй, кичке тынлыкта өздереп-өздереп чут-чут сайраулары белән су буендагы сандугачлар кушылды. Бүген аларның сайравы аеруча моңлы да, күңелле дә булып ишетелде!

Биләүдәге нәни тәмле төшләр күреп елмайды. Аллы-гөлле чәчәкле болын төсләрен күреп, туган ягыбызның хозурлыгын данлап җырлаган сандугач тавышын, әнкәсенең моңлы итеп көйләгән бишек җырын тыңлап елмая ул.

Аны җырлар өчен,

Кирәк түгел, хәтта, гармун да.

Аналарның йөрәк түрендәге,

Иң мөкатдәс моңнар бар монда.

(Рафис Корбан. Бишек җырлары.)

Салихов Ильназ Маратович
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 18.11.2005
Место учебы: МОБУ СОШ с. Кенгер-Менеуз
Страна: Россия
Регион: Башкортостан(Башкирия)
Город: Бижбуляк