Бүген бик күңелле көн булды. Дәресләр бетүгә,сыйныфташларым белән урамга кар атыш уйнарга,һава суларга чыгып киттек. Гомер буе шулай күңел ачарга иде дә бит…
Кинәт дустым Камил борчылып,әйтеп куйды:»Дуслар,иртәгә Фәридә апа контроль эш эшләтәм дигән иде бит,аңа әзерләнергә кирәктер инде ул,әйдәгез вакытында өйләргә таралышыйк,»-диде.
-Ә-ә-әй,контроль эш дип тора тагын,менә мин сезгә ул дәрескә бөтенләй бармаска тәкъдим итәм,-диде Вәли.
Бөтенебез дә купмедер вакыт бернәрсә дә аңламыйча бер-беребезгә карап басып тордык. Шул вакыт Вәли бер уч кар алды да авызына дыңгычлап тутыра башлады.
-Күрәсезме,монда контроль эштән котылу өчен күпме «дару» бар. Бер-ике көнлек җиңелчә генә авыру инде бу. Борчылмагыз,ышанычлы ул,беренче тапкыр гына ашамыйм. Ничек сезгә минем фикер,ошыймы? Кемнәр миңа кушыла?
Шушы күренештән соң,сыйныфташларым,кулларын селтәп,өйләренә кайтып киттеләр. Әлбәттә,мин Вәли белән калдым һәм «дару»ны кабул иттем. Шуннан соң әле без бик озак уйнадык,Фәридә апа кыяфәтендәге Кар бабай ясадык һәм бер-ике тапкыр «дару»эчтек тә ойләргә таралдык.
Иртә белән торганда,бер битем икенчесенә караганда өч тапкыр зуррак булып шешкән иде. Ул көнне әни эшкә ашыга иде:»Улым,соңа калам,бүген мәктәпкә барып торма,мин кайткач теш табибына барып кайтырбыз»,-диде.
Бер карасаң,безнең Вәли белән уйлаган планыбыз барып чыкты бит. Ул көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр,шатлыгым эчемә сыймый иде. Ләкин… Кемнәрнең теш табибында булганы бар шулар беләләр инде андагы хәлләрне… Мин үзем дә бит теш врачларыннан куркам,бигрәк тә теш ямаганда,чөнки ул вакытта минем сулышым туктаган кебек була,тыным кысыла башлый… Менә сиңа җиңелчә генә авыру диген,ә?!
Кич белән Вәлигә шалтыраттым:»Сәлам,синдә хәлләр ничек? Трубкада җавап бирүче булмады,тик ниндидер сызгыру тавышы гына ишетелде. Бераз вакыт узгач,Вәлинең тавышы беткәнен аңлап алдым. Башка вакытларда ул гел күп сөйләшә торган иде,кайбер вакытта аны туктатып та булмый иде,шуңа күрә эчтән генә бу бик әйбәт булган әле дип уйлап куйдым. Шуннан соң бүгенге көнемне ничек үткәргәннәремне сөйләдем:»Беләсеңме,контроль эштән котылу өчен «дару» эчкәч миндә флюс авыртуы башланган. Теш табибына барырга туры килде. Ничек анда түзеп утырганнарымны үзем генә беләм. Искә төшкән саен каз тәннәре чыга… Вәли белән бик озак сөйләшеп булмады,трубкаларны куйдык.
Икенче көнне Вәли,матур киемнәр киеп,чәчләрен тарап бер кыз белән кинога барырга әзерләнгән. Ләкин аны анда кертмәгәннәр:»Безгә вирус таратып йөрисең юк!» дигәннәр дә куып чыгарганнар.
Моны ишеткәч,без кулланган «дару»ның бик ышанычлы булмавын аңладым. Контроль эшне эшләмәвен эшләмисең,ләкин күпме авырлыклар белән орашырга туры килә үзеңә.
Дүшәмбе көн килеп җитте. Минем дә теш авыртуым басылды,Вәлинең дә тавышы үз урынына кайтты. Мәктәпкә барганда,бер-беребез белән очраштык та,сөйләшеп барабыз:»Кара әле,дустым,мин кинога бара алмадым,ә сиңа теш табибында булып кайтырга туры килде,ләкин аңа каравы бер икелегә кимрәк булды. Бу бәхет түгел мени инде?-диде Вәли. Мин аптырап куйдым,чыннан да,бу сүзләр дөрес булып тоелды миңа.
Мәктәпкә бары тик дәрес башланыр алдыннан гына килеп кердек. Беренче дәрес татар теле дәресе иде. Без кабинетка килеп керүгә үк Фәридә апа:»Менә бит,авыртучыларыбыз да тазарып килгән,без сездән башка контроль эшне эшләмәдек,сезне көттек. Беренче партага килеп утырыгыз да,ике куш бит алыгыз,-диде укытучыбыз.
Менә сиңа мә! Контроль эштән котылу өчен дип эчкән «дару» бик начар булып чыкты бит әле…
Әллә бәлки эш анда да түгелдер?