Мин Татарстанда тудым
Һәм Татарстанда яшим.
Әти-әни, әби-бабама
Татар телендә дәшәм!
Дәү бабамнар көрәшеп
Тынычлык бүләк иткән.
Татарстан шуннан соң
Бик күтәрелеп киткән!
Без бөтен яктан да бай:
Нефть чыга – кара май.
Үзебездә газы да,
Урманы да, суы да.
Әбием гел әйтә миңа:
“Тик илләр тыныч булсын!
Туган телгә өйрәтүче
Мәктәпләр эшләп торсын! “
Бик рәхәт үз телемдә
Әнием дип әйтүе.
Әтием белән бергә
Авылыма кайтуы.
“Туган тел”не җырлыйбыз,
Туган телдә укыйбыз.
Ямьле Татарстанда
Бик бәхетле яшибез!