Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әбиемне сагынып…

— Юк, кызым! Син дәү булып үсәргә ашыкма. Бала чакның кадерен белеп яшә. Сабый чакның томан кебек, офыкка таба омтылып, таралып беткәнен сизми дә калырсың, — дип әйтергә ярата иде минем Фәния әбием. Бик тәмләп, ашыкмыйча, әллә нинди йомшак назга төреп әйтә иде әбием ул сүзләрне. Мин балалыгым белән, аларның мәгънәсенә төшенеп маташмый идем, әлбәттә. Бары тик әбиемнән аларны кат-кат әйттергәнем истә.

Еллар уза торды. Менә мин, кечкенә кулымны әниемнең җылы учында тибрәтеп, мәктәп бусагасын атлап кердем. Башымда мең төрле сорау, тавык чүпләп бетермәслек каршылыклы уйлар һәм мине үсендереп, дәртләндереп җибәргән теге уй. “Мин –зур! Күрәсезме, мин нинди дәү! Үстем мин, әбием, үстем!” Күтәрелеп күктәге кояшка карыйм. Күзләрем чагыла! Кояш, мине үртәгән итеп, матур чәчәк бәйләме тоткан бөтерчек кызчыкны, әниемне, мәктәп ишегалдын тутырып басып торган балачаганы якты, йомшак нурга күмә. Ә мин барыбер аңа карыйм. Янәсе, күрәсеңме, Кояш, теге почык борынлы, күбәләктәй җитез, песием кебек назлы кызчык нинди дәү булып үсте. Эх, әбием күрә алмады… Соңгы сулышын алганда да, үзенең сабый чагын хәтерләткән, өзелеп сөйгән оныгы, минем турында булгандыр уйлары. Миңа алай уйлау рәхәт, җылы иде. Күңелем түрендә аллы-гөлле хәтер җепләре белән чигелгән әбиемнең сурәте миңа көч биреп тора, сабый чакның томан кебек таралып бетәчәген искәртеп әйткән сүзләре колагымда яңгырый. Үзем дә сизмәстән ипләп кенә әбием белән сөйләшә, серләшә башлыйм. “Әбием! Татлы телле, йөмшак күңелле, җитез, эшчән, пөхтә, ару-талуны белмәс, татар моңын тирә-юньгә кочак-кочак тараткан, кадерлем син! Җирдә, син исән вакыттагы кебек, көн саен таң ата, көннәр төннәр белән алмашына, айларны еллар куа килә… Ә мин һаман, хәтер дәфтәренең өрфиядәй нәзек битләрен ипләп кенә кыштырдатып, синең сурәтеңне барлыйм. Юк, онытмадым, истә син, истә… Сабый чак турында әйткән теге йомшак сүзләреңне дә хәтерлим… Әбием минем…” Ишетә микән ул мине? Ишетәдер… ишетми мөмкин түгел… Хәтер дәфтәремнең ап-ак битләреннән чәчәкле җәй исе аңкый. Күбәләктәй сабый чагым артта калып, чәчәккә бөреләнгән гөлгә охшаган яшьлегемә кереп барам… Ә ак күңелле, сабыр әбиемнең сүзләре яңа, йөрәкне ярсыта, ирексездән иреннәрне дерелдәтә, йөрәкне яндыра, башларны әйләндерә торган тирән мәгънәгә ия була башлый… Беләм, ул сүзләр мине гомерем буена саклап килер. Мин аларны үземнең, әле ничәмә — ничә елдан соң гына туарга тиешле кечкенә елак кызчыгыма әйтермен. (Иншалла, ул-туар!) Әйтермен дә, уйга калырмын. Кеше гомере турында әйткән икән бит иманлы әбием. Сабый чакны гына түгел, ә кеше гомерен күздә тоткан… Кеше гомере дә шулай саф сулы чишмә кебек тибеп чыга да, ашкына-ашкына, кыя-ташларга сикерә-сикерә, алга омтыла, ыргыла, бәрелә-сугыла, дәртләнеп ага, салмаклана, олыгая, әкренәя… Юк! Югалмый! Балаларында, оныкларында, оныкларының оныкларында яшәп кала…

Халкым минем! Яшәтик, сурелдермик бу дөньядан кичкәннәрнең хыялларын, уйларын, фикерләрен… Телне, моңны саклыйк, кадерләрен белик, сабыйлыкның самимилеген, сафлыгын җуймыйк, күңелләребезне керләндермик!

Валиева Регина Ильдаровна
Страна: Россия