XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әбиемнең песие.

Шундый матур сөйкемле,

Ап-ак йонлы, йомшак ул.

«Аккай»куштык исемне,

Колак очлары соры,

Койрыгы сырлы-сырлы.

Иртән иртүк тора ул,

Битен-кулын юа ул,

Сөтен эчеп ,тәлинкәсен

Ялтыратып куя ул.

Аннан мине уята,

Килеп юрганны тарта:

«Кояш чыкты,уян,- ди,

Хәерле иртә,мияу ,»- ди.

Көндез тычканнар аулый,

Авырып китсәң,дәвалый,

Һич тиктормый,ул шаян,

Мин белмәгән уеннарны

Табып бетерә каян?

Сикерә ул,шаяра,

Юрган астына кереп,

Миннән качкан кай ара.

Тыңламый һичбер сүзем,

Ярый ла әби тузем.

Ачулансам,үпкәли,

Кырын карап үткәли,

Мыекларын турайта,

Койрыгын болгата,

Колакларын тырпайта.

Мырылдый,көе килсә,

Шатлана,мине күрсә.

Мин дә аны яратам,

Сагынып авылга кайтам.

Ганиев Камиль Ильдарович
Страна: Россия
Город: Лениногорск