Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әбиемнең гөлләре

Әбиемнең тәрәзендә

Үсә яран гөлләре.

Юк чәчкәләр арасында

Нинди генә төрләре.

Бу гөлләр безнең шәһәрдә

Болай ук булмас иде.

Фатирны бизәп, матурлап,

Ут янып тормас иде.

Гөл авыл кояшы белән

Иртә таңнан уяна.

Таң нурында коена да,

Көн төсенә буяна.

Әби, дога укый-укый,

Гөлләренә су сибә.

Ил тыныч, күк аяз булсын,

диеп йөрәге тибә.

Бисмиллалы һәм әбиле

Йортыбыз балкып тора.

Кайткан саен тәрәземдә

Яран чәчкәдә була.

Сунгатуллина Мадина Айнуровна
Возраст: 11 лет
Дата рождения: 01.08.2011
Место учебы: Лицей №2 имени академика К.А. Валиева города Мамадыш
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Мамадышский муниципальный район
Город: Мамадыш