Дәү әнием – яратканым
Фәрештәләргә тиң син!
Ерактарак яшәсәм дә,
Йөрәк җылың тоям мин.
Ап-ак чәчләрең, әбием,
Сөйкемлелек өсти йөзеңә.
Нинди рәхмәтләр әйтсәм дә,
Аз булыр күк үзеңә.
Изге догаларың синең
Саклый безне, әбием.
Биш балаңның игелеген күреп
Озак яшә, кадерлем.
Ялгыз канат белән яшәп,
Күргәнсең күп газаплар.
Оныкларың кайгыртуы белән
Яратуын исбатлар.
Озын гомер телим сиңа
Озак яшә, Әбием!
Син бездә ешрак кунак бул,
Көтә синең Нәниең.