Минем әби чып-чын татар,
Урыс телен аңламый.
Шуңа күрә минем белән
Мультфильм да карамый.
Урысча сөйли башласам:
«Тукта әле, балам,- ди —
Минем белән син татарча
Сөйләш әле һаман, — ди.»
Әбиемә урыс телен
Өйрәтеп булмас, беләм.
Шуңа татарча өйрәнәм
Мин үзем аның белән.