Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әбием теләкләре.

Һәр көн өйгә ачык тәрәзәдән

Ишетелә азан тавышы,

Йөрәкләргә үтеп керә шунда

Талгын, моңлы көйнең агышы.

Кич утырып әбием намаз укый,

Теләк тели безгә иң элек:

— Бәхетле булыгыз, балакайлар,

Эшләгез сез һәрчак игелек.

Зиля Мухаметова Ильнуровна
Возраст: 10 лет
Дата рождения: 17.07.2013
Место учебы: ГАОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Актанышский муниципальный район
Город: Актаныш