Принято заявок
1707

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Әбием сандыгы”

«Әбием сандыгы”

Мин әби — бабай белән үсмәдем.Кечкенә чакта әбиле балаларга кызыга идем.Мәктәптән кайтуларына чәй әзерләп,елмаеп каршы алучы әбиең булу нинди бәхет бит ул! Мин мәктәптән кайтканда ,гадәттә,әти-әни эштә була. Бикле ишекне ачып кереп,үзем чәй куеп энемнең мәктәптән кайтканын көтә идем.Аннары бергәләп әни кушып калдырган эшләрне эшлибез.Өйдә әби яисә бабай булса безнең уйнарга вакыт күбрәк калыр иде дип сөйләшәбез.Тик әби –бабайлар бездән шактый еракта яшәделәр.Без аларга кунакка гына бара идек.Анда да иркенләп кунак булырга вакыт юк-авыл кешесенең бит өендә мал-туары көтә.Үсеп җиткәч әниләрдән башка гына иркенләп кунакка килер идек дип хыялландык.Шөкер ,үстек, вакыт та иркен хәзер, ләкин әби белән бабай гына бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Әтиемнең төп йортында әби-бабайлардан калган истәлекләр генә саклана.

Быел җәйне без әтиемнең туган авылы Бикбауда үткәрдек дияргә була.Төп йорт бик күп еллар инде бикле тора.Әби-бабайлар яшәгән йортны тәртипкә китереп,матурлап куясы килү теләге белән без анда жыештыру эшләре башладык.Карап торышка әллә ни зур булмаган авыл өендә тормыш көтәр өчен бөтен нәрсә дә булган.Кайберләрен инде кирәксенмичә чыгарып түгәргә дә әзерләдек. Ни дисәң дә искергәннәр,кирәкләре калмаган.Чолан ягына кергәч,күзем сандыкларга тоште.Пөхтә итеп өсләренә япма ябылган,артык урын жирләр матур итеп оеп куелган. Әбиемнең бирнә сандыгы бит болар! Түзмәдем,эшләр беткәч ,ачып карыйсы иттем.Менә ул элеккеге кызларның бирнә сандыгы! Ниләр генә салынмаган анда.Сандыкны ачуга ,борынга җиңелчә генә әчкелтем ис бәрелде- сандык исе,әбиемнең истәлекләре исе.Иң өстә юка гына ситсыга төрелгән бер рамка ята.Ачып карадым-бабайның сугышта хәбәрсез югалган әтисе-Идрис бабайның фотосы.Чиккән тәрәзә пәрдәләре,карават япмалары,солгеләр,урын -җир кирәк-яраклары-әле кичә генә җыеп куйган кебек .Пөхтәләп төреп салган килеш хуҗаларын көтәдер кебек тоелды миңа. Янында торган икенче сандыкка күзем төште.Монысы инде кечкенәрәк,гадиерәк итеп эшләнгән.Бу сандык бабайның әнисе Фаягөл әбинеке булып чыкты. Анысың эчендә тагын да борынгырак сөлгеләр,урын –җир кирәк-яраклары.Карт әбиемнең бәбәй итәкле күлмәкләре,күкрәкчәләре,гади булса да әлегәчә матурлыгын җуймаган бизәнү әйберләре бүген дә исән сау килеш. Ирексездән күзләремә яшьләр килде.Карап торышка гади генә кебек тоелган тартмаларда никадәр кыйммәтле хәзинәләр сакланган! Еллар үтеп искерсәгез дә күпме хатирәләрне саклагансыз бит сез Әбиемнең сандыклары!.Шушы кадерле ядькәрләрне мин дә саклап тотармын.Беркайчан да сезгә тузан кундырмам,үземнең балаларга,оныкларга да шушы сандыкларны күрсәтеп,сезнең буын тарихын җиткерермен.Әбием сандыкларының кадере беркайчан да кимемәс,урыннары гел түрдә булыр!

Бахтеева Илзира Илгизовна
Страна: Россия
Город: Москва