XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әбием киңәшләре

Әбием Тукайны укый,

Өч яшьлек энекәшкә.

Китап укырга ярата,

Булса да туксан яшьтә.

Тукай бабайның иҗатын

Әбием яхшы белә.

Байтак кына шигырьләрен

Ялт итеп сөйләп бирә.

«Шүрәле»не ятлаганда,

Әбием шаккатырды:

Мин оныткан шигырь юлын

Һәрвакыт әйтеп торды.

«Карт кешенең хәтере начар»,- дигән булалар…

Безнең гыйлем ияседәй

Әбине белми алар!

«Әллә кайчан ятласаң да,

Ничек сөйли аласың?»

«Тукайны белергә тиеш

Һәрбер татар баласы!

Тукай киңәшләрен тотып,

Китапны юлдаш иттем.

Тормышыма маяк итеп,

Туксан яшемә җиттем.

Татарча китаплар укып,

Гомерегез матур үтсен.

Тукай иҗатын өйрәнеп,

Горурлык хисе үссен».

Гарипзянов Ильдан Алмазович
Страна: Россия
Город: Казань