Принято заявок
1675

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әбием бизәкләре

Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары битен назлап җылытуга Таңсылу эчке бер рәхәтлек белән елмаеп уянды. Бүген авылга әбисе белән бабасы янына кунакка кайтасы көн, хәтта берничә көнгә! Май бәйрәмнәрен 8нче сыйныфта укучы шәһәр кызы Таңсылу кечкенә генә каникулдай шул озын яллар өчен дә, Җиңү бәйрәме өчен дә бик ярата. Кичтән хәстәрләп куйган киемнәрен тиз-тиз генә киенеп әти-әнисенә хәерле бәйрәм иртәсе теләргә ашыкты.

Яраткан әби-бабасының капка төпләренә килеп туктауга ук Таңсылу машинадан атылып төште. Электр чыбыгында атынып сайрап утыручы сыерчыкны ул урам башыннан ук күреп танып алган иде бит, ничек инде ераклардан канат кагып кайтып төшкән дустын шулай каршы алмасын ди! Шул арада бабасы да йөгереп чыккан. Бабай кеше үз куллары белән матурлап ясаган оясына ел да шул бер сыерчыгы кайта диеп ышана. Ул кунакка кайткан оныгын нәкъ шул сыерчык янына хәтле очыртырга теләгәндәй аны биеккә чөеп уйнады. Өй эченнән тик яраткан әбиләрендә генә була торган ниндидер тәмле ис чакырып тора, Таңсылу хәтта аның өчпочмак исе икәнен дә танып өлгерде. Тәмләп чәйләп алганнан соң, бөтен гаилә, гадәттәгечә, бакчага ашыкты. Әбисе белән бабасы берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә кайсы түтәлдә нинди яшелчә утыртырга җыенганнарын сөйли. Бабасы инде яшь алмагач төпләрен агартып та өлгергән. Хуш ис аңкытып карлыганнар яфракка бөреләнгәннәр. Анда-санда нәни кояш балалары кебек тузганак чәчәк атып утыра. Алардан үзләренә ямь табып бал кортлары безелди. Аяк астында тырыш кырмыскалар нидер ташый. Алар шундый җитез һәм эшчән, ник әбекәй генә аларны гел тирги икән?! Олыларның ни сөйләгәннәрен дә ишетми, Таңсылу башкалар игътибар итми торган шундый табигать нечкәлекләрен күрә белә торган кыз. Әти-әнисе көрәк-тырмалар алып бакча эшкәртергә тотынды. Әбисе өй эчендәге эшләрне караштырырбыз дип, Таңсылуны үзе белән ияртеп алып кереп китте.

“Кызым, бакча эшләре бетеп киткәч, Аллаһ боерса, өй юып аласы була. Аңарчы, әйдә әле, үскәнем, без синең белән мендәр-юрганнарны тышта тузаннардан кагыштырып керик”, — диеп сөйләнде. Таңсылу каникулларда еш кына әби-бабасына кайтканлыктан, өй җыештыруның бөтен әмәлләрен белә, кайда-нәрсә торганлыгын да әйтеп торасы юк. Ул тиз генә эшне нидән башлыйм икән дигән кебек өй эченнән күз йөртеп чыкты. Шулчак аның игътибарын мич аралыгында боегып утырган сандык җәлеп итте. “Әбекәй, безнең бит, нишләптер шул сандыкны бер дә кузгатканыбыз юк, әйдә тузаннарын сөртеп, юып алам”, — диде. Әбекәй дә каршы килмәде, тик тышы матурлап чукып ясалган сандык авыр булып чыкты, әтиләрен ярдәмгә көтмичә булдыра алмадылар алар. Ул арада Таңсылу зур кызыксыну белән әбисенә сорау бирде:

-Әбекәй, бу сандыкта ниләр бар соң ул, узе бик авыр?

-Иии, балам, иске-москы җыелгандыр инде, булмаса, әйдә андагыларын да җилләтеп алыйк, дым тартып ятмыйлар микән, — дия-дия сандыкны ачып, берсе артыннан берсе тукымалар, сөлгеләр барлый башлады.

Сөлге дигәннәре кызыклы тоелды оныкка, хәзерге вакыттагы йомшак тастымаллар кебек түгел, киҗе-мамык яисә “вафля” тукымадан, төсләре дә гел бертөрле актан иде. Шулай да ак төс эченнән берсеннән-берсе янып, кычкырып торучы төрле төстәге җепләр белән бизәлгәннәре дә күренә башлады.

-Ууу, ә болары ни моның, курсәт әле, әбекәй! Беренче тапкыр күрәм бит әле!

Таңсылу әбисенең яшь чагында үз куллары белән чиккән сөлге-япмаларын күзләрен зуррак ачып, гаҗәпләнеп һәм сокланып, һәрберсен сүтеп, җентекләп карый башлады.

-Менә сиңа, мә, әбекәй, син бит чын кул остасы икән! Нинди нәфис бизәкләр!

Бизәкләр арасында куе кызыл гөлчәчәк, зәңгәрсу күктәтәй чәчәкләре дә бар иде, яфраклары бер ягы куе-яшел, икенче яртысы ачык яшел белән чигелгәнгәме, кояш яктысында чагылган кебек тора, әйтерсең чынбарлыктагыча, менә җиңелчә җил исеп китәр дә селкенеп куярлар төсле тоела иде аңа. “Ах, ә бу сөлге тагын да гүзәлрәк!” Чыннан да, Таңсылу кулына алган сөлгенең баш-башлары татарның милли орнаментлары белән чигелгән, искиткеч нәфис иде. Кыз әлеге ысул белән чигелгәнне бигрәк үз итте. Күптән түгел мәктәптә хезмәт дәресендә алар үзләре дә татар милли бизәкләре белән танышкан иде. Укытучы апалары өлгеләр таратып чыгып, кызлар төшереп алып чиккәннәр иде. Тик аларның чигү алымы гадирәк, бизәк юлларын атлатып, берсе эченнән берсе чыккан чылбыр кебек чиккәннәр иде. Ә әбисенең чигүе башкача. Бизәкләр, чәчәк таҗларының эчке өлеше куе җепләр белән тулышып, янышып торалар, шуңа дамы, алар үзенчәлекле, эчкерсез, ничектер “дөресрәк, чынрак” кебек тоелды кызга. Күз явын алырдай ялкынлы җепләрне капшап, бөгелмәле сырларын бармаклары белән йөртеп, шушы матурлыкка ул озак кына хозурланып утырды. Әбисе исә, хәтер янчыгын сүтә-сүтә, сөйли иде:

-Монысы кунаклар килгәндә бәлеш астына куя торган сөлгем, монысын Сабантуйда атыбыз беренче килеп бүләк итеп алды, монысы мендәр япмалары, монысы озак кына телевизор япмасы булып торды. Элегрәк картина-мазар урынына шуларын бүрәнә стенага беркетеп куя идек. Ә бусы – чигелгән изү күкрәкчә, әниемнән калган ядкәр итеп саклыйм.

Әбекәй шулчак мөлдерәмә күзләрен тиз генә сөртеп ала, бик кадерле әйберен сыйпап та ала. Ничә еллар үтсә дә, ул бизәкләр бер дә төсен югалтмаган, тик ак тукымалар үзләре генә бераз саргайган кебек. Әби белән оныгы тиз арада аларны юып яңартырга булдылар. Икенче көн ап-ак булып кипкән сөлге-тукымалар тагын да ямьләнеп киткән. Таңсылу эчендәге шатлыгын яшерә алмыйча, әбисенә мөрәҗәгать итте:

-Әбекәй, син мине дә шулай чигәргә өйрәтерсең бит? Синдәгедәй милли бизәкләрне минем моңарчы күргәнем дә булмады. Әбекәй, орнамент татарча ничек тәрҗемә ителә икән?

-Нәкыш була, кызым, милли нәкыш. Әлбәттә, өйрәтәм, — оныгының кызыксынуына чын күңелдән сөенде әбисе.

Төшке аштан соң бакча эшләре тәмам булды. Хатын-кызлар өй эчен юарга тотынды. Таңсылуга кипкән керләрне үтүкләү йөкләнде. Кызчык күзе һаман да бизәкле сөлгеләрдә булды. Әбисе эш арасында каяндыр табып киерге белән җепләр алып керде, алар бергәләп чигү ысулларын караштыргалый башлады. Таңсылу мавыгып китеп кичкә кадәр диярлек утырды бугай. Тик аңа сүз катучы булмады, әнисе белән әбисе бер-берсенә карашып елмаеп кына алды.

Менә берзаман өй юылып, агач йортка хуш исләр таралды. Таңсылу үтүкләп элгән сөлге-япмалар җыерылмасын дип, берсе бер урынга, берсе бер почмакка җәелгән. Шулчак Таңсылу:

— Әнием, карале, нинди матурлык! Боларны киредән сандыкка ничек бөкләп тутырмак кирәк, әйдәле миңа булыш, — диеп өй эчен ямьләргә тотынды. Әнисе бик теләп, үзе кыз чагындагы тәртиптәгечә, кайсысын кайда урнаштырды. Кием шкафы өстендә кунаклаган мендәрләргә матур чәчәкле җәймәләр ябылды. Түгәрәк өстәлгә читләре дулкынлап бизәкләнгән ашъяулык җәелде. Кашагалар мич башын тулыландырып җибәрде. Чигелгән чаршаулар да тәрәзәләргә бик килешеп тора.

Шулчак урамдагы эшләрен бетереп әбисе белән бабасы да кайтып керделәр. Бусагадан атлап керүгә үк алар туктап калдылар. Йорттагы үзгәрешләргә башта гаҗәпләнеп калдылар алар, аннан бер-берсенә карашып алдылар, аннан балаларына, аннан соң йөзләренә алсу төс, назлы елмаю йөгерде.

-Иии, балалар, мин бит ул тукыма-җәймәләремне инде искелек билгесе дип, җыеп-төреп куйган идем. Ә сез аларга бүген яңа сулыш өрдегез. Таңсылуым, сиңа аеруча рәхмәт, — диеп, оныгын сөйде. Әбисенең күлмәгенә ияреп кергән бал корты шулчак очып китеп ашъяулыктагы чигелгән гөлчәчәккә килеп кунды.

-Карале, әбекәй, бал корты чәчкәгә алданды, әйтәм бит, синең бизәкләрең чын гөлләр кебек! Барысы бергә шулчак чын күңелдән шаркылдап көлеп җибәрде.

Көн кичкә авышып килә. Сафланган, яңарган, үзенә генә хас нәфислек алган татар өендә көн буена арып-талып эшләгән гаилә салмак кына изрәгән, түгәрәк өстәл артында тәмләп чәйләп утыра иде.

Габтрахманова Айгуль Радиковна
Страна: Россия
Город: пос.свх.им.Кирова