Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
“Әби – бабайлардан сорыйк…”

Сәламәт яшәү нинди була? — дип безнең әби- бабайлардан сорарга кирәк. Алар безгә, ике дә уйламыйча, кояш белән бергә тору, хәрәкәттә-бәрәкәт мәкален онытмау, дип әйтерләр иде. Безнең әбекәй кояш чыкканчы ишегалдындагы, ян бакчадагы чыкта яланаяк йөри. Бабай өй тирәсен, абзарларны әйләнеп керә. Абзар ишеген киереп ачып куя. Әбинең тавык-чебешләре, йокыларыннан уянып, кыт-кыт килеп, ишек төбендә ишегалдына чыгарга үз вакытларын көтә. Ишегалдында үрдәк, каз, тавык җырлары башлана. Менә бу — әбекәй белән бабакайның саф һавада иртәнге зарядкасы.

Өйгә керү белән алар бит-кулларын салкынча су белән юып алалар да, иртәнге намазларын укыйлар. Мин күз кырые белән генә карыйм.Торасы килми. Йокының иң татлы чагы!

Кояш көянтә буе күтәрелгәч, бабай мине бозау арканларга уята. Йокыны качырыр өчен битне сап-салкын су белән сыйпап алам да, бозауны тау буена арканларга алып китәм. Кашка да уянып җитмәгән-өстерәлә. Бу — физик хезмәтнең башы гына.

Бозау арканлап кайтышка өстәлдә мине яңа сауган сөт көтә. Пешкән йомырканы тиз-тиз капкалыйм да, бабай янына утын ташырга чыгам.Ул яра, мин әрдәнәгә өям. Аркылы-торкылы, тип-тигез итеп утын пүләннәрен мунча буена өя барам. Җәй буе кипсеннәр. Әзрәк эшләгәч, бабай утырып ял итә, мин утын пүләннәреннән каен тузы кубарам…

Өйләгә әбекәй сөтле бәрәңге пешергән. Яшел суган, укроп салып яңа пешкән хуш исле ипи белән әбәт ашыйбыз. Ипинең башын әбекәй миңа сындырып бирә. Ипигә пычак тидермәскә куша.

Көндез, малайлар белән, су керергә китәбез. Сәпитле малайлар тузан туздырып алдан элдертә, кечерәк бала-чага тәгәрмәч эзеннән чаба. Су буе тын. Бары тик күке генә гомер саный. Ара-тирә бака тавышлары, балыкларның чулт итеп сикереп уйнавы күренеп ала. Мин тиз генә чишенеп ташлыйм да, суга сикерәм. Озак коенудан иреннәр зәңгәрләнә. Эссе комга ятып җылынып алабыз. Кайтырга вакыт. Кояш күлгә күпер салган, нурлары суда уйнаклый. Офык читендә кызыл шар баергә әзерләнә.

Кояш тау артына төшеп киткәч, мин Кашканы алып кайтам. Бозау иртәнге кебек ялкауланмый, юыртып кына кайта. Белә: аны тагарагында мин җыйган бер кочак әрекмән көтә.

Әбекәй кичкә мичтә бәрәңге тәгәрәткән. Салкын сөт белән тәмләп бәрәңге ашыйм. Көне буе су коенып ачыгылган. Эңгер –меңгер вакыт җиткәнче, Юкәлеккә волейбол уйнарга чабам. Көне буе арыганның эзе дә калмый! Караңгы төшә башлау белән, өйләргә таралышабыз. Авылны азан тавышы күмә. Көннәр шулай ага. Алар бер-берсенә ошамаган. Бабай мине үзеннән калдырмый. ”Эшләвең миңа булса, өйрәнүең — үзеңә,”- ди.

Әби- бабайларның үз кануннары, үз тәртипләре. Сәламәт яшәү рәвешенең бер үрнәге булып, имин генә яши бирәләр. Алар йортында ямьсез эшләргә урын юк. Үзләре мисалында безне- оныкларын да тәрбиялиләр. Юллары туры, уйлары якты, офыклары киң аларның!

Насибуллин Минтимер Ленарович
Страна: Россия
Город: Казань