Безнең песиебез бар
Актәпи – аның исеме.
Аяклары ап-ак – туры килгән
Исеменә җисеме.
Шундый йомшактыр үзе,
Ялтырый ике күзе.
Берәр әйбер күрде исә,
Сикерә дә сикерә.
Һич тә уйнап туймый ул,
Безгә тынгы бирми ул.
Таң атуга, тотына
Аяклардан тартырга.
“Торыгыз, — ди, — торыгыз,
Нигә йоклап ятасыз?
Чабыгыз тизрәк мәктәпкә,
Бишле алмый каласыз!”