Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Безнең авыл Бибинуры (Әминә әби истәлекләреннән).

Мәктәпкә барганда да, кайтканда да Әминә әбине капка төпләрендә еш очратырга туры килә. Җыерчыкланып беткән кулларын тез өстенә куеп, һәрвакыт ачык йөзе, тәмле теле белән үткән-барганнарга сәлам бирә, теләкләр тели.

Сынаганым бар: Әминә әбине мәктәпкә барганда очратсам, гел “5” леләр генә алам. Дөрес, дөрес, көлмәгез. Изге җанлы ул безнең әбиебез. Үзе белән бәйле хикәяне мәктәпкә олылар көненә килгәч сөйләгән иде.

Сугыш беткән елны авылыбызга укытучы булып килә Әминә әби. Аны, мәктәпкә якынрак булсын дип, Зәйтүнә апаларга урнаштыралар. Беренче көнне үк кызны үз итәләр мәктәптә. Дәресләре беткәч тә тиз генә өенә кайтырга ашыкмый әле ул. Балалар белән курчак театры түгәрәге оештырып җибәрә. Юклы-барлы әйберләрдән үзләре курчаклар тегеп, сәхнә дә ясап куялар. Табадан төшкән беренче төерле коймакны карарга килгән әти-әниләргә бик ошый, дәррәү кул чабалар.

Яшь кызга авыл егетләре сүз дә кушып карый, ләкин күңеленә ятканы табылмый.

Көз көне булган вакыйга Әминә әбинең күңелендә матур хатирә булып уелып калган. Игезәкләр Раилә белән Рәхилә ике көн мәктәпкә килмәгәч, өйләренә хәл белергә бара.  Ишекне ачып кергәндә, Раифә апа түрдәге караватта яткан була. Укытучы апаларын күрүгә, игезәкләр аның кочагына атылалар. Раифә апаның хәлләре мөшкел булуын аңлаган Әминә әби, артыгын сорашып тормый. Кызлар белән өйне җыештыра, аш-су әзерли. Шул вакыт урамнан өчәүләшеп Суфиян, Сөләйман, Нариман кайтып керәләр. Болары- кызларның энеләре. Әтиләре Нургазиз абый сугыштан исән –имин кайтып, туган колхозына эшкә урнашкан.

Әминә әби балаларга көн дә килеп йөрергә сүз бирә. Менә шуннан башлана да инде. Дәресләре беткәч, тизрәк алар янына ашыга. Бергәләп өй эшләрен эшлиләр, дәрес карыйлар. Раифә апа белән Нургазиз абый сөенеп туя алмыйлар. Тик көннәрнең берсендә каты авыру Раифә апаны бу дөньядан алып китә. Биш нарасыен кочаклап, Нургазиз абый тол кала.

Әминә әби өчен дә авыр көннәр башлана. Балаларга карап, йөрәге өзгәләнә. Бер минутка да аларны исеннән чыгармый.

Кышкы бер төндә кемдер Зәйтүнә әбиләрнең тәрәзәсен шакый. Нургазиз абый була ул. Рәхиләсе чирләп киткән, төшләнеп, Әминә апасын таптыра ди. Ике атлап, бер сикереп, өйләренә барып кергәндә, баларның берсе дә йокламый торган була. Алар апалары Рәхилә янына тезелешеп утырганнар да,  кайсы кулыннан токан, кайсы юрганына ябышкан.  Әминә апаларын күрүгә иң кечкенәсе Суфиян елап та җибәрә. “Әминә апа. Син бездә генә кал инде. Безнең әни бул инде!” Нургазиз абый, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, урамга ук чыгып китә.

Кышның иртәсе балаларга хәерле хәбәр алып килә. Рәхиләнең хәле яхшы, Әминә апалары  алар белән яшәргә кала.

Авыл халкы кызны гаепләми. Әминә бит үз язмышына үзе хуҗа. Бөтен җылысын, мәхәббәтен, гомерен  биш нарасыйга һәм әтиләренә багышларга уйлаган икән, моны батырлык дими, ничек дип атыйсың. Нургазиз абый гаиләсендә тормыш үз җаен ала. Балалар “әни-әти” дип өзелеп торалар.

Һәр гаиләнең үз тәртипләре була. Әминә әби дә, Нургазизе белән киңәшеп, Раифә апаның туган көнен билгеләп үтүне, ел да каберенә барып, чәчәкләр куюны гадәткә кертә. Раифә апаның яратып кия торган күлмәген дә Әминә әби, кадерләп, шкафта саклый. Әниләре үләр елны утыркан алмагач, беренче тапкыр ике алма бирә. Алмалары күз явын алырлык булып өлгергән булса да, берсенең дә өзеп ашарга йөрәге җитми. Ләкин бер көнне алмагачтагы алмалар юкка чыга. Кем алды икән дип, эчләреннән уйласалар да, бастырып сораучы булмый. Кышкы бер көндә, Раифә апаның туган көнендә, югалган алмалар өстәлдә була. “Балаларым, әниегез сезнең өчен сөенеп тора,  туган көненә күчтәнәчен дә  җибәргән”-, дип, Әминә әби балаларын шаккаттыра.

Тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә. Әминә әби белән Нургазиз абыйның балалары да үсеп буйга җитәләр. Кечкенәдән алган тәрбия аларга киләчәктә чын кешеләр булып яшәргә нигез була. Кайларга гына китсәләр дә, нинди генә эшләрдә эшләсәләр дә туган нигезләренә эзне суытмыйлар.

Нургазизе уртак балалары булуын теләсә дә, Әминә әби каршы төшә. “Минем инде балаларым бар, алар безнең үз балаларыбыз!”- дип, сөйләшүгә нокта куя.

Киләчәктә ни булсын бер Ходай гына белә, диләр. Әтиләре үлгәч, туганнары белән киңәшләшеп, төпчеге Суфиян гаиләсе белән бөтенләйгә авылга кайта. Әминә әби каршы да төшеп карый: “Балам, калада яраткан эшең, торыр урының бар, мин бит әле үз-үземне йөртәм”. Суфиянының җавабы бер генә: “Син безнең газиз әниебез! Урының һәрвакыт түрдә булыр!”

Менә бүген дә мин мәктәбемә ашыгам. Математикадан контроль эш. Әминә әби капка төпләрендәге эскәмиягә утырган. Минем сәламемә каршы ягымлы итеп җавап бирүе, күңелемне җылытып җибәрде. Юлларым уңуына һич кенә дә шикләнмим!

“Әнкәй! Балаларыңны мәктәпкә озатып бетердеңме инде, бүген салкынча, авырып китүең бар, әйдә өйгә керик, чәйне яңартам хәзер”. Килене Фәридә апа белән Әминә әби, бүген генә күрешкәннәр кебек, сөйләшә-сөйләшә, капкадан кереп киттеләр.

Гаиләдәге матур мөнәсәбәтләр кешенең үзеннән тора. Язмыш сине, Әминә әби, читләргә ташласа да, төшкән җиреңдә гөл булгансың, балаларның күңеленә игелеклек орлыклары салгансың, инде үзең хәзер шул татлы җимешләрең белән сыйланасың. Мин бөтен җир шарындагы кешеләр исеменнән Синең алда баш иям. Рәхмәт, мең рәхмәт сиңа, Әминә әби!

 

 

 

 

Нуретдинов Нурфат Зульфатович
Страна: Россия