Мансурова Алсу Айратовна, Башкортстан Республикасы
Бүздәк районы Каран урта гомум белем бирү
мәктәбенең 6нчы класс укучысы, 12 яшь
Безәнби
(әкият)
Безәнби бүген теләр-теләмәс кенә йокысыннан уянды. Умартада барсы да күптән торганнар иде. Бер-бер артлы чабышкан кортларга аптырап ятты ул. Нәрсә булган боларга? Ни өчен бу кадәр безелдәшәләр? “Улым, Безәнби,тор бәләкәчем”, – дигән ана кортның тавышын ишеткәч, җылы урынынан торырга иренеп яткан Безәнби киерелеп бер иснәде дә тышка чыкты.
Сызылып кына офыкта таң беленеп килә иде. Умарталандияда әйтерсең дә барсы да бәйрәмгә әзерләнә, барсы да эшкә тотынган. Әнә сакчы кортлар бер-бер артлы очып кына торалар. Эшче кортлар, чиләкләрен күтәреп, иртәнге чык белән төшкән балны җыярга ашыгалар, күрәсең. Кем узардан, тирә-якка чыңлап очып кына торалар. Шул вакытта Безәнбинең танавына башны әйләндерерлек хуш ис бәрелде. Әллә алмагач чәчкә аткан инде?! Кичә генә әле яңа бөреләренә тулышкан алмагач янын дуслары белән алар бер барып әйләнгән иделәр. Алар да озак көттермәде: Нечкәбил белән Коңгырткай килеп тә җиттеләр.
– Хәерле иртә, Безәнбиии, – диештеләр алар. – Сизәсеңме, нинди тәмле ис? Әйдә тизрәк очыйк шунда.
Безәнбиләр күрше йортның бакчасына барып җитсәләр, ушлары китте. Туйга әзерләнгән купшы килен шикелле, ефәк күлмәгенә төренеп, алмагач бакча уртасында утыра иде. Бала кортлар шаккатып карап тордылар, тирә-ягын түбәннән югарыга таба очып — йөреп чыктылар. Аннары шул аклыкка омтылдылар. Безәнбиләр беренче түгел иде. Алмагач чәчәкләре бал кортларыннан мыжлап тора. Нечкәбил чәчкәнең таҗларын башына куеп:
– Йә, килешәме миңа? – дип чеңгелдәп көлеп җибәрде. Безәнби белән Коңгырткай, күзләрен алалмыйча, башта аңа карап тордылар. Аннары Безәнби танавын җыерып:
– Кыйланма инде, өлгерерсең әле, – дигәндәй, үчекләп тә куйды үзен. Нечкәбил авызын турсайтты, шулай да үпкәләмәде.
– Ах исләре, ах тәмнәре, – дип, Нечкәбил чәчәкнең хуш исле балын авыз итте. Малайлар да калышмады. Тамакларын туйдыргач, рәхәтләнеп уйнадылар, чәчәктән чәчәккә сикерделәр, очтылар-очындылар. Менә, ниһаять, арып туктадылар.
Берзаман, ачык тәрәзәдән салмак кына бер җыр ишетелде. Тавыш бик моңлы, яңгыравыклы иде. Ул әкрен генә искән җил белән тирә-якны камап алды, бер тау артына кереп барган кояш нурлары кебек югалып алды. Безәнби сихерләнеп тыңлап торды. Кем шулкадәр малайның нечкә күңелләрен тибрәтерлек итеп җырлар икән? Моң иясе аны сихерләгәндәй үзенә тартты.
Безәнби ачык тәрәзәгә якынрак килде. Аның кем җырлаганын күрәсе килә иде. Менә ул батырланып, тәрәзә рамына кунды, аннары эчкә үк керде. Моң иясе 12-13 яшьлек күрше кызы Мәрзия иде. Ул кара озын толымнарын шулай җырлый-җырлый үрә иде.
Кинәт җил исеп куйды, ачык тәрәзә шап иттереп ябылды. Безәнби шунда гына аңлады: ул тоткында калды.
Иптәшләре башта Безәнбинең юклыгын сизмәделәр. Эзли башлагач, шаяртып качкандыр, дип уйладылар. Аннары соң куркып калдылар. Коңгырткайның гына башына килде:
— Әллә теге яшел түбәле өйгә кереп калдымы? Карап карыйк әле, шунда түгелме икән?
Алар беләләр иде: бал аертканда күпме дуслары, туганнары шулай харап булдылар. Ярай да Мәрзиягә эләксәләр, ул бал кортларын рәнҗеткәне юк, ә менә Шамилгә эләксәң, эшләр хөрти инде. Ул бал кортларыннан бик нык курка, я чебен үтергече, я кулына гәзит алып, шапылдатып кортларны юк итә дә куя иде.
Дуслары килеп җиткәндә, Безәнби тәрәзәдә бәргәләнә иде. Ул бер тегеләй, бер болай очты. Ләкин пыяла үрмәкүч ятьмәсе түгел шул, аны болай гына вата алмыйсың. Тәрәзәнең икенче ягыннан Нечкәбил белән Коңгырткай дусларына ярдәм итәлмәүләренә гаҗиз булдылар. Кычкырып та карадылар, пыялага да бәрелделәр, аларның да көче җитәрлек түгел иде шул.
Безәнби хәлсезләнеп, күзләрен йомды. Аның бер айлык гомере күз алдыннан үтте. Менә әнисе аны иркәләп сөеп уятуы, җылылыктан чыгаргач, иң беренче тапкыр тышка чыгуы, кояш нурларына сарылуы, иртәнге чыктан һәм беренче татлылардан-татлы балны авыз итүе, Нечкәбил һәм Коңгырткай белән танышуы… барсы да бер мизгелдә юкка чыгармикәнни, шушында гәҗит шапылдавы астында җан бирерме икән? Ул үксеп елап җибәрде. Юк, аның яшисе килә! Әнисенә назланасы, көн дә иртән татлы балдан авыз итәсе, башка кортлар белән кышкылыкка бал җыясы, чәчәкләрнең хуш исләренә туенасы килә аның!
Тәрәзә төбендә безелдәп яткан бал кортын Мәрзия күреп калды. “Иии, җан иясе! Кайчан кереп калдың әле син монда? Нишләп адашып килеп чыктың?” – дип кызыкай, әйтерсең дә кулына йомшак песи баласын тоткан шикелле, сөйләнә-сөйләнә тәрәзәне ачып җибәрде. Ипләп кенә аны йомшак тастымал белән тотты да тышкы якның пыяла рамына куйды.
Башта күзләрен ачырга куркып торды Безәнби. Ике яктан дуслары Нечкәбил белән Коңгырткайның эндәшүенә башын күтәрде. Иптәшләре аның исән калуына һәм кечкенә Мәрзиянең кешелеклегенә мең рәхмәтле иде.
Ирек! Синнән дә кыйммәтлерәк нәрсә бармы дөньяда? Безәнби (бәләки генә бал корты) шушы бер сәгать эчендә ирекнең, дөньяның матурлыгы, туганнарның-дусларның кадере турында уйланып өлгергән иде. Аның энә күзе кадәр генә йөрәге шушы минутларда нәрсә генә кичермәде?! Ул хакта Безәнби үзе генә белә иде һәм өч дус исә иксез-чиксез зәңгәр киңлеккә омтылды.