Без Җәлилне яратабыз,
Иҗатын өйрәнәбез.
Батырлыгына сокланып,
Үрнәк итеп куябыз.
Муса Җәлил дигән исем,
Күңелемнең түрендә!
Татарның йолдызы булып
Калыр гомер-гомергә!
Җәлиле булган милләтем
Һичкайда да югалмас.
Ул салган батырлык эзен
Беркем дә таплый алмас!