Бөек Ватан сугышында
Күпме кеше катнашкан.
Чит илләрдә, чит җирләрдә
Дошман белән көрәшкән.
Күпме татар язучысы
Башын салган сугышта.
Абдулла Алиш, Муса Җәлил
Гайнан абый Курмаш та.
Әдипләрнең гомерләрен
Үлем генә чикләми.
Әсәрләре туган җирдә
Батырлыгын дәлилли.
Туган илне өзелеп сөйгән,
Ватан диеп җанын биргән,
Моңгы сулышына кадәр
Алар: «Без җиңәчәкбез!»-дигән.