XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Беркайчан да соң түгел .

Дүрт пәрдәле драма

КАТНАШАЛАР :

Алия.

Рәсим.

Рәхилә — Алиянең әбисе.

Сәлимә – Рәсимнең әбисе.

Нурсинә – Алиянең әнисе.

Марат – Алиянең әтисе.

Асия – авыл фельдшеры.

Әмир – авыл егете. Рәсимнең иптәше.

Айнур – авыл егете.

Вакыйга авылда бара.

Беренче пәрдә

Авыл күренеше. Күл буе. Җәйге кич. Сәхнә ачылганда берәү дә юк. Ара-тирә бакалар бакылдавы ишетелә.Кошлар тавышы. Йөгереп Рәсим белән Алия керә.

Алия (пышылдап). Кунакларны, иптәшләрне ташлап качу дөрес булырмы соң?

Рәсим. Борчылма, кадерлем. Алмазга мин барысын да аңлаттым. Кунаклар аның карамагында.

Алия. Эх, ике-өч сәгатьтән без синең белән бер елга аерылышабыз.

Рәсим. “Гомер аккан су белән бер,”- диләр бит. Менә күрерсең, сизми дә калырсың , мин кайтып та җитәрмен.

Алия . Мин инде син кайтуга, медицина көллиятенең икенче курс студенты булырмын.

Рәсим. Киләчәктә мин механизатор, ә син авылыбыз фельдшеры булып авылда төпләнсәк иде. Балаларыбыз шушы болыннарда җиләк җыярлар. Эх…

Алия. Минем авылда каласым килми. Әлегә бу мөһим түгел. Бүген син китәсең. Синсез бер ел ничек түзәрмен. (Үпкәләгән, иркәләнгән була.)

Рәсим (чәчләреннән сыйпап) . Әйе шул, исәнлектә күрешергә язсын! (Үбешәләр.)

Алия . Әйдә, югалтканнардыр, вакыт та бара.

Кочаклашып чыгып китәләр.

Таң аткан. Авыл күренеше, капка төбе. Рәхилә белән Сәлимә яшьләрне озатып, капка төбендә серләшеп утыралар.

Рәхилә. Әйдә, Сәлимәкәем, хәерле юллар булсын, илләр имин булып, Рәсим тыныч кына хезмәт итеп кайтсын дип дога кылыйк.

Сәлимә белән Рәхилә дога кылалар.

Сәлимә. Әйе, ахирәткәем.

Рәхилә. Армия һәр ир-егетнең бурычы инде.

Сәлимә. Хәтерлисеңме, авылыбызның асыл егетләрен сугышка озаткан көнне?

Рәхилә (уйчан). И-и-и, ничек онытасың инде.

Әбиләр артта утыра, алда кичке уен күренеше. Салмак көй агыла. Бер төркем егетләр һәм кызлар кичке уенда. Егетләр гармунга кушылып җыр сузалар. Җыр тәмамлангач:

Айнур. Моңаймыйк әле, без бит дошманны куарга барабыз.

Әмир . Әйе, кызлар. Әйдәгез әле, биегез.

Дәртле көй уйный, кызлар бииләр. Бию тәмамлана һәм егетләр чыгып китә, кызлар озатып калалар. Әкрен генә көй астында ике әби кала.

Рәхилә . Заманалар башка иде, ә балаларга якты киләчәк насыйп булсын.

Сәлимә . Амин. Амин!

Икенче пәрдә

Вакыт шактый узган. Кыш көне. Авыл көе астында пәрдәләр ачыла. Алияләрнең өе. Кышкы киемнәрдән Алия килеп керә. Ул каникулга шәһәрдән кайткан. Гади генә авыл өе. Уртада өстәл, урындыклар, арткы планда диван, кресло тора. Тәрәзә төбендә гөлләр үсеп утыра.

Алия. Әбием, әтием, әнием! Мин кайттым. Каршы алучы да юкмыни!?

Нурсинә, Рәхилә, Марат чыгалар. Кочаклашалар.

Алия. Әллә өйдә юклар инде дип торам.

Марат. Кызым, әле генә искә алган идек. Әйдә, туңгансыңдыр.

Нурсинә. Нәрсә белән кайттың?

Алия. Күрше авылы егете Илгиз белән, ул да табиблыкка укый.

Рәхилә. Нишләп ишек төбендә торабыз. Тәмле аш, өчпочмаклар пешердем. Әйдә, кызым, булыш әле.

Алия. Әйдә, әбием. Мин өстәл әзерлим.

Өстәл әзерли башлыйлар.

Алия (чынаяклар тезә-тезә). Авылда нинди яңалыклар бар?

Марат (өстәл артына чыгып утыра). Авылныкы авылча инде. Таң ата да кич була. Менә авылыбызда “ Август-Мөслим ”предприятиясе олы сөт җитештерү комбинаты салырга җыена, ди.

Рәхилә. Сөбханалла! (чәй ясый) Авылда яшьләр кала башлар иде.

Нурсинә. Бигрәк яхшы булыр иде. Менә Асия дә пенсиягә китәр идем, Алияне генә көтәм ди.

Марат. Менә ярты елдан Рәсим кайтыр.

Рәхилә. Амин, Амин!

Марат. Әллә нинди техникалар кайта. Аны безнең кебек гади халык йөртә дә алмыйдыр. Компьютердан гына көйлисе, ди.

Рәхилә. Менә бит берәрсен әле Рәсимгә бирерләр.

Марат. Бик тәмле булган, рәхмәт. Сез сөйләнегез, мин бүлмәмә чыгыйм әле.

Нурсинә. Әйдә, Марат, озатыйм. Кызым, синең белән иртәгә сөйләшербез.

Рәхилә. Барыгыз, бар, балалар. Ә без кызыбыз белән җыештырырбыз.

Алия. Әйе, мин озак торам бит әле.

Рәхилә. Кызым, минем сиңа бирәсе күчтәнәчләрем бар бит.

Алия( шатланып). Ни ул, әбием?

Рәхилә. Әйдә, син утыр. Аннан өстәлләрне җыештырырбыз. Мин хәзер.

Алия (сагыну белән) өйне карый-карый урый, кинәт телефоны шалтырый.

Алия. Алло! Илгиз! Син?! Әйе, сагынганнар. Киләм!? Иртәгә!? Мин уйлап карармын.

Рәхилә (керә-керә). Кем ул Илгиз? Җырлыйсыңмы, биисеңме? (Кулында яшерелгән әйбер)

Алия (сөенеп). Ни ул?

Рәхилә. Менә Рәсимнең хатлары! Әле Сәлимәне дә күргән идем, аларга ла яза икән. Безгә дә һәр хатында сәлам әйтә икән. И, бала! Авыл яңалыклары белән кызыксына, ди. Әле әтисенә дә “ Бер тракторга тамга сал, мине көтеп торсын”, – дип язган ди.

Конверт белән хатларны бирә. Алия карап та тормыйча читкә алып куя.

Алия. Әбием, мин үземне табибә итеп шәһәр больницасында күрәм.

Рәхилә. И, бала, Рәсим бит авыл өчен туган! Ул риза булырмы соң?

Алия. Эх, әбием, мин авыл җирендә яшәп, майга каткан тракторист киемнәрен юып гомеремне уздырырга теләмим.

Рәхилә. Кызым, әти-әниең нәкъ син әйткәнчә гомер итәләр. Кем бәхетне нәрсәдә күрә инде.

Алия. Мин дә шулай уйлый идем. Безнең уку йортында күпме егетләр ак халат киеп йөри. Ул халатлар аларга шулкадәр килешә.

Рәхилә. Һөнәрләр күп бит ул. Һәркем үзенә ошаганын башкара.

Алия (күзләре ялкынланып). Менә мин ак халатлы Илгиз янына, майга баткан, бензин исе анкыган Рәсимне китереп куям да. Ю-ю-юк, авыл минем өчен түгел. Кышкы озын төннәрдә кар ера-ера карчыклар көйләп йөрисем юк.

Рәхилә. Алай димә, ул карчыклар да кемнәрнеңдер бик газизләре. Авыруны сорап алмыйлар.

Нурсинә керә.

Нурсинә. Бәтәч, сез һаман ятмадыгызмыни әле?

Алия (каршысына килеп). Әни, син бәхетлеме?

Нурсинә. Әйе. Ә син нигә сорыйсың?

Рәхилә. Кызыңа шәһәр тормышы ошый башлаган.

Нурсинә. Әле укый гына башладың, алда тагын башланмаган ике елың бар. Булыр булмас ярты ел уку белән генә шәһәр кешесе булып булмас.

Рәхилә. Әйе, һәр ялтыраган энҗе түгел.

Алия. Әйе, әни. Дөрес әйтәсең. Но шуны беләм! Мин шәһәрдә калам.

Рәхилә. Кызым, бар ял ит, Рәсимнең хатларын укы.

Алия. Әй, бер үк сүзләр. Иртәгә укыйм.

Алия бүлмәсенә кереп китә.

Нурсинә. Ни булган.

Рәхилә. Ак халатлы егетләр күбрәк ошый, ди. Ниндидер Илгиз шалтыратты.

Нурсинә. Әни, әйдә. Иртән туган күз күрер. Ятыйк.

Өченче пәрдә

Рәсим белән Алия аерылышкан урын. Рәсим килеп керә. Ул солдат киеменнән. Кулында аллы-гөлле чәчәкләр. Тирә-якта берәү дә юк. Рәсим генә. Җәйге кич. Чикерткәләр сикереп йөри, сандугач сайравы ишетелә.

Рәсим. Да, менә бер ел үтеп тә китте. Эх, авылым, ничек сагындым мин сине. Алия нишләп соңлады икән. Хатлары да сирәгәйде бу арада.

Алия керә, бизәнгән, кыска итәкле күлмәктән, “шәһәрчә” киенгән.

Рәсим (йөгереп барып кочаклап). Мин бу көнне, бу мизгелләрне күпме көттем.

Алия (кулына чәчәкләрне алып). Миңадыр бит?

Рәсим. Әлбәттә сиңа. Ничек хәлләрең, сөеклем? Ялдадыр бит?

Алия. Мин каникул вакытына эшкә урнаштым. Нишләп ятыйм авылда.

Рәсим. Ник алай дисең? Бергә булыр идек бер дә сагынмадыңмыни?

Алия. Сагындым. Нигә алай дисең?

Рәсим. Авылга да сирәк кайткансың. Гел зәңгәрсу машинада озатканнар.

Алия. Әллә күзәтүчеләр куйган идеңме? (Ирония белән) Илгиздер ул. Күрше авыл егете, бергә укыйбыз. Ул да җәйгә шәһәрдә кала. Эшкә урнашты.

Рәсим. Әйтәм аны, хатларың да сирәгәйде.

Алия. Вакытым булмады.

Рәсим. Аңлашылды.

Алия. Нәрсә аңладың? Мин шәһәрнең матур шау-гөр тормышын менә бу басуларга (әйләнеп күрсәтә), бәрәңге бакчаларына, тузанлы авыл юлларына алыштырырга теләмим.

Рәсим. Сәбәп шундагынамы?

Алия (каршысына килеп). Әйе. Әгәр минем белән буласың килсә, әйдә шәһәргә барып эшкә урнаш. (ялварып) Син ризамы?

Рәсим (катгый итеп). Юк! Алия, безнең киләчәкне шәһәр тормышы хәл итәрлек булса, без бер сукмактан китә алмыйбыз.

Алия (сөенеп). Син чынлапмы?

Рәсим. Әйе. Мин сиңа уңышлар телим. Миңа әле зәңгәрсу машиналар алганчы күп тир түгәргә кирәк. Үзең эшләп тапкан кадерлерәк була.

Рәсим чыгып китә.

Алия. Менә бит үзеннән-үзе хәл ителде. Ярар суыныр әле.(Телефонда номер җыеп) Алло, Илгиз, ничек хәлләрең? Син минем белән күрешергә теләгән идең бит. Ничек? (Кәефе кырыла барып) Безнең парллель группадагымы? (Телефонын сүндереп) Минем белән дусларча иде, ди. Бик кызык бу. Ышансаң ышан инде бу егетләргә.(Ачу белән) Ярар, Чаллы тикле Чаллыда Илгиз кебекләр бетмәс әле.(Бармагын күтәреп) Авыл гына булмасын!

Алия чыгып китә.

Дүртенче пәрдә

Алия өйләренә кунакка кайткан. Барлык авыл халкы бер урынга җыелган. Икенче пәрдәдәге өй күренеше. Өйдә Рәхилә генә.

Рәхилә. Ничек соң хәлләрең, балам?

Алия. Әйбәт, үзегез ни хәлләрдә?

Рәхилә. Безнең картларча инде. Һәр туган көнгә сөенеп яшәп ятыш.

Марат белән Нурсинә сөйләнә-сөйләнә кайтып керәләр.

Рәхилә. Ничек, балалар, ни хәл иттегез?

Марат. Бертавыштан Рәсимне сайладык.

Нурсинә. Төпле кадр, әйбәт булыр!

Алия. Ни булды?

Марат. Кызым, кайтып җиттеңме? Рәсимне “ Август-Мөслим”нең безнең җирлектәге төп белгече итеп куйдылар.

Рәхилә. Элеккечә колхоз председателеме соң инде?

Нурсинә. Әйе, әни, әйе.

Алия. Бар икән хәлләр.

Марат. Үзең ничек, кызым?

Алия. Әйбәт кенә, эш-өй, эш-өй! Вакыт бер дә юк.

Рәхилә. Үзең теләдең бит шау-шулы шәһәр тормышын.

Нурсинә. Синең танышың Илгиз турында сүз бардымы икән, аңламадым. Кыскасы, аның булачак хатыны безнең авылга фельдшер булып кайта, үзен район больницасына куйганнар икән!

Рәхилә. Асия дә бик арыды инде. Бик әйбәт булган. Район үзәге нә тигез юк, ун-унбиш чакрым.

Алия. Ышанасы да килми.

Марат. Рәсимне өйрәнү өчен Германиягә озаталар.

Нурсинә. Әй, кызым, авылыбыз табигатен шәһәр төтененә алыштырып буламы соң?!Асфальт юллар салдылар. Авылыбыз кешеләре ун-унбиш минутта җилдереп район үзәгенә барып җитәләр.

Рәхилә. Кайт, кызым.

Алия (уйчан). Мин уйлармын. Язмышны үзгәртергә беркайчан да соң түгел…

Бөтенесе дә чыга. Талгын гына көй агыла. Алия сәхнә уртасында басып кала.

Шигапова Диана Илдаровна
Страна: Россия
Город: Муслюмово