Мәктәп ишекләрен беренче кат
Ачып кергән көннәр хәтердә.
Якты йөзле тәүге укытучы
Якындыр ул һәрбер кешегә.
Әни кебек йомшак булдыгыз сез,
Таләпчән дә була белдегез.
Иң дөресе иде безнең өчен
Бары сезнең әйткән сүзегез.
Укырга да, язарга да, уйларга да,
Өйрәттегез безне барысына.
Тәртип ягыннан да үрнәк сыйныф
Саналабыз әле һаман да.
Өйрәттегез безне җыр-биюгә,
Матур үтте бәйрәм көннәре.
Гимназиябездәге бер чара да
Без — курайчыларсыз узмады.
Укытучым минем!
Беренче һәм иң-иң якыны!
Күпме укучыгыз яши җирдә
Сездән алып тормыш ялкынын.