Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Беренче сентябрь иртәсе.

Кай арада җәй үткән,

Август ахыры җиткән.

Ял итү рәхәт булса да,

Бераз ялыктыра икән.

Беренче сентябрь килде,

Кыңгыравын чыңлатып.

Кояш та елмаеп карый,

Сүрән җылы таратып.

Бу иртәдә һәрбер бала

Белем иленә таба бара.

Ягымлы йөзләре белән

Укытучылар каршы ала.

Әби-бабайлар да бик шат,

Әти- әни – һәммәсе.

Тик нигәдер күзләрендә

Чагыла яшь пәрдәсе.

Уйлыйлардыр: “Балакаем

Ничек укыр инде?”, — диеп.

“Бигрәк тә шук бала инде,

Тыңлый алырмы ул?”, — диеп.

Уйлар төрле, сораулары да күп.

Белем юлын һәркем үтәсе.

Менә шундый күңелле һәм моңсу

Беренче сентябрь иртәсе!

Сабитова Зилия Ильназовна
Возраст: 10 лет
Дата рождения: 30.11.2012
Место учебы: МБОУ \"Изминская СОШ\" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: село Измя