XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Беренче мәхәббәт кыйссасы

Хәтерлисезме икән, узган ел чана шуганда, Инсаф җайсыз егылып, битен җәрәхәтләгән иде. Бу хакта язып та чыккан идем.

…Берничә көн өйдә булгач, ул мәктәпкә килде. Без аның өчен бик борчылган идек, ләкин барысы да яхшы тәмамланды.

Мин инде Инсаф белән күптән аралашам. Үзе ул тырыш, ягымлы егет. Мәктәптә барлык кызлар да диярлек аны ошатып йөриләр. Ләкин ул аларга алай ук игътибар итми, чөнки аның үзе ошатып йөргән кызы бар. Аның исеме Мәрьям. Ул – кызлар арасында идеал. Аның күзләре зәңгәрсу төстә, тавышы нечкә генә, йөзе белән калганнардан аерылып тора, ниндидер сөйкемле сөяге бар аның. Мин шуңа да Инсафның Мәрьямне ошатып йөрүенә гаҗәпләнмим.

Дәресләр беткәч, үзем генә өйгә кайтырга чыктым. Никтер, бик күңелсез. Алсу да юк. Ул бүген укырга килә алмады. Авырый. Кайтышлый хәлен белеп чыгасы булыр. Шулай уйларга бирелеп атлаганда, арттан кемдер кычкырды: “Тукта! Көт әле!” Борылып карасам, Инсаф булып чыкты. Мин туктап көтеп тордым. Йөгереп килеп җитте минем яныма.

-Ай-ай, тиз йөрисең, куып та җитеп булмый, — диде ул, еш-еш сулыш алып.

— Кая инде, әйттең, болай да атлар-атламас кына барам. – Я, нигә туктаттың син мине?

— Кара әле, сиңа бер зу-уур йомыш бар. Син бит миңа булышасың,әйеме? Зинһар, тыңла инде…

— Булышам, әйт әйдә.

Мин аңа булышмый булдыра алмыйм, чөнки ул минем якын дустым һәм без бер-беребезгә гел ярдәмгә киләбез.

— Син бит инде минем Мәрьямне ошатып йөргәнемне беләсең. Ә ул белми. Мин болай булдыра алмыйм, ошатканымны әйтәсем килә.

— Тукта, болай кискен генә килеп әйтә алмыйсың бит инде, “Мәрьям, мин сине яратам” дип. Бәлки әйтә дә аласыңдыр, ләкин аңлап бетермәс ул сине. Ярый, сөйләшеп карыйм мин аның белән.

Бу вакытта, Инсафның күзләрендә өмет чаткылары кабынды.

— Бик зур рәхмәт сиңа, дустым.

Без шулай сөйләшә-сөйләшә кайттык. Ул – Түбән очка, мин Югары очка таба борылып саубуллаштык.

Юллар аерылгач, Алсуның хәлен белеп чыктым. Тамагы беткән, көчкә генә сөйләшә. Мин мәктәптәге хәлләрне сөйләдем дә, дустыма тизрәк терелүен теләп, өемә киттем.

Минем уемда Инсаф белән Мәрьям иде. Аларга ничек булышу турында баш ваттым. Әмма башка бер генә матур уй да килми. Яхшы, мәктәпкә килгәч, берәр нәрсә уйлармын әле.

Иртә белән торуга, Инсафка биргән вәгъдәм искә төште. Тиз генә җыенып, иртәнге ашны ашап, мәктәпкә ашыктым, чөнки Мәрьям мәктәпкә иртә килә һәм аның белән аулакта сөйләшеп калырга кирәк. Менә бит, мәктәп каршында Мәрьям басып тора иде. Ул- күрше авыл кызы. 10-11 нче сыйныфларны безнең авыл мәктәбендә укыйлар. Автобустан төшкән дә, мине күргәч көтеп торырга булган. Мин аның янына килеп, исәнләштем, әзрәк дөнья хәлләре турында сөйләшкәч, теге мөһим темага күчтем.

— Кара әле, синең кебек чибәр кызның ошатып йөргән егете дә бардыр. Ул хакта бер дә әйткәнең юк.

— Бар инде ул. Мин сиңа кем икәнен әйтәм, ләкин син аны беркемгә дә сөйләмисең, килештекме?

Мин ризалашып, баш селкедем.

— 11 нче сыйныфтагы Илһам.

Менә сиңа мә! Мин бит икенче төрлерәк җавап көткән идем. Юк, тәвәккәлләргә кирәк, аңа хәзер әйтмәсәм, аннары инде соң булырга мөмкин, чөнки уку тәмамланырга 3 айлап вакыт калды.

Яхшы, Мәрьямнең серен белдем, ә хәзер мин аны ничек итеп Инсафка әйтәм инде? Менә бу кыен эш.

Дәресләр беткәч, мин Инсафны мәктәп каршында көтеп тордым. Ул бик тиз генә чыкты.

— Әллә барысын дә белдең инде?- дип сорады ул миннән, үзенең кызыксынуын яшерә алмыйча

— Әйе. Белмим, шат булырсыңмы, әллә күңелең төшәрме? Кыскасы, аңа 11 нче сыйныфтагы бер егет ошый икән. Тик күңелеңне төшермә. Бу әле алар бергә дигән сүз түгел. Ул егет Мәрьямне ошатадырмы, юкмы, аны кыз әле белми икән.

Бу вакытта Инсафның күңеле төште, күзләрендәге өмет ялкыны сүнде. Миңа да бу сүзләрне җиткерү авыр иде. Аның күңелен күтәрер өчен, нәрсә дә булса эшлисем килде. Без яңадан мәктәп спортзалына кереп, бер партия бадминтон уйнап чыгарга булдык. Бу уен Инсафны азга гына булса да борчулы уйларыннан арындырып торыр.

Өйгә кайткач, яңа планнар кордым. Ләкин берсе дә яраклы булып чыкмады. Мәктәпкә килгән саен, Инсаф белән Мәрьямне күзәтәм. Инсафның кызга хисләре үзгәрде кебек. Ул үзен тыныч тотарга тырышты.

Менә соңгы кыңгырау бәйрәме дә килеп җитте. 11 нче сыйныф укучылары имтиханнар бирергә әзерләнәләр. Шулай ук Илһам да мәктәптән китә. Мәрьям әйткән микән үзенең хисләрен, билгесез.

Җәйге каникулдан соң, без яңа көчләр җыеп, мәктәпкә укырга килдек. Ял иткәндә, мин мәктәпне берничә тапкыр искә дә алгаладым, әлбәттә, күңелле вакытларны. Минем сыйныфның яртысы диярлек, 9 нчы сыйныфны тәмамлап, башка уку йортларына укырга керделәр. Элекке сыйныфташларымны сагынам, аларсыз ничектер күңелсез…

Мәктәпкә килгәч, барысы да үзгәргән. Инсаф буйга үсеп киткән, Мәрьям тагын да чибәрләнгән.

Теге сөйләшүдән соң, без Мәрьям белән бик еш аралаша башладык. Серләребезне бер-беребезгә сөйлибез..

Бервакыт ул болай диде:

-Илһам китте, мин аңа үземнең хисләремне әйтә алмадым, кыюлык җитмәде. Ләкин миңа хәзер башка егет ошый башлады. Ул синең якын дустың – Инсаф.

-Әйе-ее!? Мин синең өчен шат кына. Инсаф ул ягымлы, чибәр, тырыш, акыллы егет, — дип мактадым.

Безнең сөйләшүне кыңгырау бүлде. Без дәресләргә таралыштык.

Дәресләр беткәч, мин Инсаф белән кайтырга булдым. Алсу да юк. Ул бүген инглиз теленнән конференциягә киткән иде. Кайтыр юлга чыккач та, озын-озакка сузмыйча, сөенечле хәбәремне әйтергә булдым.

— Күз алдыңа китерәсеңме, Мәрьям сине ошата!

Инсаф сүзсез калды. Аның күзләре шардай булдылар, селкенә дә алмый торды.

– Ялганлама инде, беләм бит мин синең миңа булышасың килгәнеңне.

— Син нәрсә, ялганламыйм мин. Бая гына үзе әйтте: “Миңа Инсаф ошый ”,- диде.

Инсаф сөенеченнән нишләргә дә белмәде, мине күтәреп алып, әллә ничә әйләнеш ясады.

— Ярый, ярый, тынычлан.

Инсаф мине җиргә төшерде. Минем аның шулкадәр сөенгәнен күргәнем юк иде әле.

— Хәзер безнең иң соңгы һәм иң мөһим бер эшебез калды: сез бер-берегезнең күзенә карап аңлашырга тиеш, — дидем мин, әлбәттә, Инсафның кыюсызлыгын белеп. –Ярый, иртәгә әйтерсез, ә бүгенгә җитте, кайтыйк, Инсаф.

Без юл буе сөйләшеп кайттык. Мин үз киңәшләремне биргән булдым. Икенче көн җитте. Мин инде бүген уянганда тыныч кына, ашыкмый гына тордым, җыендым, ашадым һәм мәктәпкә киттем. Мәктәпкә килгәч, мин, гадәттәгечә, Инсаф белән күрешә идем. Ә бүген мин аны күрмәдем. Килмим дип тә әйтмәде кебек. Ярый, үзе эзләп табар әле, дип уйладым да, сыйныфка кереп, Алсу белән дәресләрне карадым.

Дәресләр дә тәмамланды, ә Инсаф юк та юк. Авырып китмәгәндер бит, дип, телефонны кулыма алуым булды – телефоныма хәбәр килде. Ул мине актлар залына чакыра. Мин озак уйлап тормадым, шунда йөгердем.

Килсәм, кәрзиндә кызыл роза чәчәкләре, янында коробкалы шоколад. Зал уртасындагы урындыкта Инсаф утыра, ә кулында — гитара.

— Ничек соң? Ярыймы шулай итеп Мәрьямне каршы алсам?

— Син мине шаккаттырдың… Әлбәттә, ярый. Болай итеп Мәрьямне каршы алсаң, ул нәкъ тә синеке булачак! Вәт шәп уйлагансың!

Инсаф елмаеп куйды, аның кәефе күтәренке иде һәм ул миңа Мәрьямне чакырырга кушты.

Мин кызны эзләп киттем. Алар инде кайтырга җыеналар икән. Консультацияләре бүген булмый, ди.

— Мәрьям, бер эш бар. Актлар залына барып, сәхнәне бизәргә куштылар. Иртәгә мәктәпкә язучылар килә икән.

— Яхшы, киттек, озак булмас инде ул, шулаймы? Безне бит автобус көтә.

— Юк, алай ук озак булмас.

Без актлар залына киттек. Ишектән беренче мин аны керттем. Ишекне ачуга, Инсаф гитарада уйный башлады. Мәрьям — бер миңа, бер Инсафка карап, баскан урынында катып калды.

Мин аларга комачауламыйм дип, тизрәк чыгып киттем дә ишекне яптым. Үзем башка балалар кереп комачауламасын дип, ишек артына каравылга бастым.

Озакламый алар кулга-кул тотынып чыктылар. Мәрьямнең кулында кызыл розалар, тартмалы шоколад. Йөзләрендә – серле елмаю. Мин барысын да аңладым. Алар бергә.

Мингарипова Аделя Марселевна
Страна: Россия
Город: Рыбная Слобода