Караңгы. Суык. Нарат белән чыршы исеннән башка бар дөнья моңсулыкка тулган. Юл. Бара торгач мин юлның ахырына җиттем. Күзләрем ачылды, ай шундый якты, шундый ягымлы. Бар җирне яктыртты, әйтерсеңлә кап-караңгы диңгез кырыенда диңгезчеләргә поляр йолдыз булып маяк яктырта. Минем күңелем тынычланды. Кинәт кар ява башлады. Бу беренче кар иде. Ябалак-ябалак беренче кар бөртекләрен тизрәк тоясы килә, ләкин кайнар кулга төшеп алар эри башладылар.
Минем башыма мине 7 ел борчыган сорау килде. Шул кар бөртекләре мәхәббәт булса,ул да тора бара җылылыктан түгел киресенчә салкыннан эрер идеме?
7 ел элек….
Мин — иң гади авыл кызы. Үземнән ике яшькә олырак малай миңа бик күптән ошый иде. Әби миңа гел әйтә: “Мәхәббәт ул үсемлек, аңа су сипсән, ашламалар бирмәсәң ул үсми,“- дип. Ләкин минем ул мәхәббәтне үстерәсем килмәде. Имтиханнар елы булгач мы, әллә үземнем беренче мәхәббәтемне соңрак табырмын әле дигән уйлар килгәнгәме, анысын белмим.
Шулай да кич белән баскедбол түгәрәгеннән кайтканда минем яныма йөгереп Алмаз килде. Минем белән сөйләшүне башлаганда, мин йөрәкне кая куярга белмәдем, хаттә йөгерүчеләрнең дә йөрәкләре шул кадәр тиз типмәгәндер минеке кебек. Бер бик тиз арада ул минем белән кызыксына башлады. Минем мәктәптән кайткан чакларда сумканы алып кайтты, конфет белән роза чәчәкләре минем өчен еш бүләккә әйләнде. Шулай итеп, минем кактус исемле гөлемдә беренче ап-ак чәчәкләр атып чыкты. Көннәрнең бер көнендә, дөресрәген әйткәндә 14 ноябрь көнне мин барлык батырлыгымны җыеп Алмазга үземнем хисләремне белдерәсем килде. Минемчә аның унсигез яшьлек туган көненә минем хисләремнән башка тагы да шатлыклы, сөенечле хәбәр булмас дип фикер йөрткән идем. Кап-кара һәм ап-ак шоколад кушылган “Бәхет” кибетенең иң кыйбатлы конфетларын алдым. Соңгы дәрес кыңгыравы шалтырады, бар кеше баскычлардан сикерә-сикерә өйләренә йөгерәләр, ләкин мин Алмазның класстан чыкканын көттем. Бер минут, ике, өч үтте, түзә алмыйча ишекләр каршына юнәлдем. Ача гына дигән мизгелдә Алмаз белән Азатның сөйләшүләренә колак салдым. Азат кызыксынып:
— Әй, Алмаз, син тегене үзеңә гашыйк итә алдынмы?- диде.
— Юк, нәрсәгәдер минем матурлыгыма да, ягымлыгыма да ул миңа җавап кайтармады.
— Алайса син җиңелден, иртәгә 100 сум бирерсең.
— Тукта әле, мә, 50 сумы кесәдә бар иде,- дип сүзен бетерде Алмаз.
Ике дус чыгып барганда мин алардан курку хисеннән качтым. Шул курку хисе белән минем йөрәктә тагы бер хис бар иде. Ялгышмасам өметсез кешеләр белән минем торышым бер үк кебек тоелды. Алмаз минем гөлнең чәчәген генә түгел, ә тамыры белән тартып алды.
Икенче көнне ул мине мәктәптә эзләгәнен мин уземнем дустымнан белдем. Ләкин минем йөрәгем аның күзләренә карарга курыкты, батырлыгым җитмәде шул вакытта класска кереп Алмазнын күзләренә карап: “ Синең бу кыланмашынны мин болай гына калдырмыйм!”- дип әйтергә. Юк, мин ул көнне кичке сәгать биштә өйгә кереп, әнинен елмаюына җавап кайтара алмыйча шул ук вакытта еладым. Әни минем өчен кайгырып миннән сораганда, мин күз яшләре белән :”Авырта, әни, йөрәк авырта” – дигәнне генә хәтерлим. Икенче көнгә минем мәктәпкә барырга көчем калмаган иде.
Шуннан соң ул минем янга якынча ике атна килмәде. Ләкин шунысы кызык гөлемне тамыры белән өзсә дә, минем хисләрем беркаяда китмәде әйтерсеңлә өзгәндә тамырның ахырына кадәр барып җитмәгән, аның нурлы ягымлы кыяфәте әле дә күз каршымда тора иде. Өченче атналарда Алмаз минем өстәлгә язу ташлап китте. Миңа аның серлелеге аңлашылмады, язуда өч сүз бар иде.Соңгы дәрестә кал!
Дусларым йөгерә-йөгерә өйләренә кайтып киттеләр. Инде бу очракта класста мине Алмаз көтә. Минем кереп җитүем булды, ул мине кулларымнан тотып кинәт әйтте: ”Алия, мин сине яратам!”- дип. Бу сүзләрне ишетү минем өчен аяз күктә яшен суккан кебек булды. Ләкин мин бу юлы күңелемне тимер йозак белән бикләп, уй-фикерне алгы урынга куйдым. Минем уйлавым буенча кешенең хисләре белән акчага уйнаган кеше, башка кеше белән бәхетле була алмый. Миннән хәзер кемдер сораса:”Кешенең нинди авырлыгы дөньядагы иң авыр?”- дип. Мин җавапны кайтарырмын иде болай дип:”Авыртуның иң иң начар төре ул – күз яшләренне күрсәтмәс өчен елмаю.” Йөземдә елмаер өчен көч табып мин Алмазның күзләренә карап:”Алмаз, гафу, мин сине яратмыйм,” – дидем. Алмазга кайнар күз яшләрен күрсәтмәс өчен мин класстан чыгып йөгердем.
Урамда салкын һәм ябалак-ябалак ап-ак көмеш кар ява иде. Кичә генә китаптан укыган сүзләр искә төште, беренче кар ул – беренче һәм соңгы мәхәббәт. Әйтерсеңлә йөрәккә тоз сипкән кебек бүген беренче кар ява.