XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бер шырпы бәласе

Борын- борын заманда

Яшәгән купшы төлке.

Бик масаеп көн иткән,

Эшләрен сөйләү дә көлке.

Зур урманда ачылган ди ,

Җәнлекләргә мәктәп.

Төлкедән кала бар да ,

Укыганнар бик теләп.

Дәреснең һәр башында ,

Ябалак сөйли кат- кат.

Шырпы тотмаска! Учак якмаска!

Искәртә һәркемне кабат.

Сак булырга! Уяу торырга!

Безнең йортыбыз урманны

Бик саклап, тәртиптә тотарга,

Сезнең төп бурыч,

Аны сакларга!

Бар җәнлек бердәм булган,

Уйнап- көлеп көн иткән.

Алар татулыгына төлке —

Күптән теш кайрый икән.

Ябалак сүзен санга сукмыйча,

Төлке җәнлекләрне уенга дәшә.

-Кем бик тиз учак кабыза?

Аңа ияреп , бүре дә сыза!

Ни хикмәт, нинди тамаша,

Уеннан уймак китә бит дөрләп.

Яна үләннәр, каба агачка,

Урманыбыз яна бит гөрләп.

Арлы чабалар, бире чабалар,

Урман өстендә кап-кара төтен.

И, бичара, харап булган бит,

Янып үлгән ,иң матур тиен.

Куяннар йоны кара көйгән,

Кырмыска өен ут чорнаган.

Бу урманга ни булган —

Әллә бер җан иясе калмаган?!

Чү, кемнеңдер тавышы килә.

Барсам , карасам, исләрем китте.

Төлке өстенә янып агач ауган,

Ул да шәп-шәрә, киемсез калган.

Ярдәм сорый, коткар ди,

Бүтән алай итмәм, ди.

Харап булам, бетәм бит

Аз булса да, кызган ди.

-Мин төлке сине кызганмыйм,

Ярдәм дә итмим сиңа,

Бу урманга кайгы килде

Китеп барышым шуңа.

Ә син кал, сабак ал!

Бәлки исән калырсың.

Син оятсыз, кайгы күргән

Җәнлекләргә ничек карарсың?

Соң булса да, уң булсын дип

Янгын сүндерергә эт килде.

Беркем булышмаган төлкегә

Ул бик ярдәм итте.

Син эт нинди мәрхәмәтле

Изгелектә эшләрең.

Ә мин белә торып

Зур явызлык эшләдем.

И төлке…

Аңла шуны!

Бер шырпы бәласе

Салды йөрәк ярасы!

Төлке бик газап кичерде,

Эшенә бик үкенде.

Исән калган һәр җәнлектән

Кичерүен үтенде.

Сибгатова Камиля Курбангалиевна
Страна: Россия
Город: Лаишево