XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бер мәхәббәт тарихы

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Имәнле авылында бер бай кызы. Исеме – Лилия булган аның. Күрше Урманлы авылында Фәрит исемле дусты гомер кичергән. Алар балачактан ук дус булганнар. Менә кыз буйга үсеп, чит җиргә укырга чыгып киткән. Ә малай авылда калган, чөнки ул вакытта башка җирдә укырлык акчасы булмый аның. Моңа өстәп, Фәритнең әти-әнисе бик картайган булалар һәм шуңа күрә егет алар янында калган. Фәритнең әтисе үз заманында көтү көткән, улы аның эшен дәвам итәргә булган.

Бервакыт, төш вакытында ул агач төбендә йокымсырап киткән. Фәритнең төшенә ак сакаллы үлгән карт бабасы кереп: “Лилия сине көтә! Лилия синнән ярдәм көтә!” – диеп, өч тапкыр кабатлаган да юкка чыккан. Фәрит саташып уяна. Кич белән өенә кайткач, әнисенә үзе белән нәрсә булганын сөйләп бирә һәм юлга чыгарга фатиха  сорый. Әнисе фатиха биргәч, егет акча алып юлга чыгып китә. Бара, Фәрит, бара, бик озак бара торгач, моның ашыйсы килә. Хәзер бу, ашарына әзерли башлый. Берүзе урманда нәрсә белән туклансын инде ул? Менә Фәрит бер куян күрә, шуны тотмакчы була, ләкин никадәр куса да, тота алмый. Аптырагач, Фәрит агач төбенә барып утыра, һәм ниндидер бушлык тоя. Караса, астында казылган чокыр бар. Ул аны тагын да тирәнрәк итеп казып, куянны шул чокырга төшермәкче була, ләкин бер эшләпәгә юлыга. “Бу монда юкка күмелмәгәндер, кирәк булыр!” – ди дә, эшләпәне үзе белән алып китә. Яңадан тагын бер чокыр күрә, ансында бер беләзек таба. Өченчесендә таяк була.

Бара, бара, бер өйгә килеп чыга. Урманда бары тик убырлы һәм шүрәленең генә өе бар икәнен әкиятләрдә укыган иде әнисе аңа. Менә хәзер үз күзләре белән күреп инанды ул. Фәрит, өй янына килеп, ишеген шакыды. Ләкин беркем дә җавап бирмәде. Тагын шакый, барыбер җавап булмый. Ишекне ачып, әкрен генә күз салды егет. Тыштан ямьсез, яшәргә яраклы булмаган кебек күренгән кечкенә өйнең эче бик матур иде. Һәр җирдә тәртип. Урын-җир җыелган, өстәлдә һәртөрле ризык, өй эче яп-якты. Бу могҗизаны күреп Фәрит шакката. Ул инде өч көн, өч төн ашамаган иде. Өстәлдәге ашамлыкларны күрү белән тизрәк ашарга тотынды. Тамагы туйгач, бераз йоклап та алды. Йокысыннан уянса, каршысында Лилиясе басып тора. Лилиянең күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп-тәгәрәп төшә. Егет кызның кулыннан тотмакчы була, ләкин Лилия гаиб була. Фәрит өйнең бар җирен, астын-өстен карап чыга. Фәрит моңаеп утырганда каршысында кире үлгән бабасы барлыкка килә. “Лилия сине көтә, улым! Аңа ярдәм кирәк! Ярдәм кирәк! Ашык!” – диеп әйтә дә, тагын юкка чыга. Хәзер инде Фәрит кыз өчен тагын да ныграк кайгыра башлый. “Нинди бәлагә тарыган икән аның Лилиясе? Нинди газаплар чигә икән ул?” Шулай диеп уйлавы була, эшләпә барысын да егеткә күрсәтеп бирә. Лилия исә гыйфрит патшасының улы кулында тоткында ята икән. Патша малае кызның кулы сорый. Лилия: “Фәриткә генә чыгам! Фәриткә! Фәриткә!” – диюе өчен, көн саен биш камчы белән суктырыла икән. Фәритнең күзләреннән яшь атылып чыга. Тизрәк кыз янына барып җитәсе килә аның, ләкин кайда икәнен белми бит. Шунда эшләпә кеше тавышы белән: “Беләзектән сора, ул белә,” – ди. Фәрит сорарга да җитешми, беләзек әйтеп тә бирә. И сөенә Фәрит, и сөенә, ләкин шул ук вакытта көенә дә. Чөнки аңа тизрәк  Лилия янына барып җитәргә кирәк була. Уйлавы гына була, эшләпә тагын кеше тавышы белән: “Таякка атлан кайсы җиргә барасыңны әйт,” – ди. Фәрит эшләпә кушканча эшли һәм бер сарай янында барлыкка килә. Егет кире өйгә кайтып, ашамлыклар ала да, яңадан сарай янында пәйда була.

Бу сарайның башы күккә тигән, никадәр карасаң да ахырын күрә алмыйсың, ди. Фәрит килеп, сарай ишеген шакыгач, бер кыз һәм бер малай чыга. Кыз – Лилия, малай – үзе сыман тоелды, Фәриткә. Алар икесе бергә ашъяулык алып чыгалар да: “Нинди ризык телисең? Шуны сора,” – диләр аңа. Фәрит сорамакчы була, ләкин үзе белән ашарга алганын исенә төшерә һәм кыз белән малайны кире кага. Тегеләр ашъяулыкны калдыралар һәм комга әйләнеп, җил белән очып китәләр. Фәрит ашъяулыкны ала да, сарайга кереп китә. Сарай, гаҗәеп матур, зур һәм озын була. Ак мәһабәт колонналар сарай түбәсен тотып торалар. Кергәчтен дә төрле якка бик күп юллар бар иде бу сарайда. Бик озак бара Фәрит сарай очына һәм, ниһаять барып җитә. Алтыннан ясалган тәхеттә Гыйфрит утыра. Аның уң ягында – улы, ә сул ягында – Лилия!.. Фәрит, сарайга кергәнче үк, эшләпәсен бастырып кия һәм башын иеп кенә исәнләшә. Лилиянең үз янына төшүен сорагач, кыз төшә. Ул тиз генә Лилияне кулыннан тота да, таякка атланып, өй янына күчерергә куша. Сарайда гауга куба…

Ә Фәрит исә бу вакытта урмандагы өйдә ашап–эчеп, Лилия белән сөйләшеп утырды. Кич җитте. Егет бик арыганга күрә – ятып йоклый, ә Лилия савыт-саба җыештырып кала. Төн уртасында егет уянып китә. Янында Лилия юк иде. “Әллә һаман ятмаган инде,” – дип, уйлап куя ул. Әкрен генә алгы якка чыкты һәм гаҗәпләнеп катып калды. Лилия – гыйфрит кызына әйләнде һәм әтисе белән сөйләшә башлады. Чынлыкта исә, бу пәри кызы, Лилиягә әйләнеп, Фәритне көтеп торган икән. Иртәнге ашауда бу кыз, егет алдына агу салачак икән бит! Фәрит калганын тыңлап тормады, тиз генә үз урынына сызды. Таң атты. Аңа хәтта уянырга да куркыныч иде. Ләкин Лилияне исенә төшергәч, ул үз-үзен кулга алды. Аңа ашамлыклар хәзерләнмәгән, Лилия халәтендәге гыйфрит кызы юк иде. Ашъяулыктан алып ашамакчы булды, ләкин сарайдан алынган икәнен исенә төшерде һәм аны бер кәрзингә салып куйды. Таякка атланып кире сарайга китте. Керер алдыннан, эшләпәнең Лилияне күрсәтүен сорады. “Аның инде берничә көн буе ашаганы-эчкәне юк, өстендәге киеме тузып беткән икән. Лилиянең иреннәре бары бер сүзләр: “Фәриткә! Фәриткә!” – диеп, кабатлыйлар, ди”. Таякка атланып, егет базга кертүен сораган. Килеп керүе булган, алар янына гыйфритнең улы килеп чыккан. Кылычын чыгарган да, күренмәскә әйләнгән. Фәрит беләзеккә гыйфрит улының кайда икәнлеген әйтеп, таякка һәрвакыт әзер торырга кушкан. Егет тиз генә стенада эленеп торган кылычның берсен алган да, сугыш башланган. Җиде көн, җиде төн сугышканнар, ди, алар. Ахырда җиңелгән… җиңелгән гыйфрит, ә Фәритебез җиңгән. Тиз генә Лилияне богаулардан азат иткән һәм таякка үзләренең өйләренә кайтарып куярга әмер биргән. Шуннан соң кыз барысын да Фәриткә сөйләп биргән. “Чит җиргә укырга ул үз теләге белән түгел, ә әти-әниләре җибәргәч киткән. Бер ел укыгач, җәй көне килеп җиткән. Дус кызлары белән су коенырга киткәннәр алар. Кайтыр вакытлары җиткәч, давыл котырган, яшен яшьнәгән, күк күкрәгән һәм Лилияне күккә алып менеп киткән. Кыз куркып аңын югалткан. Озак та үтми, Лилия аңына килә. Караса, каршында бер егет басып тора. “Миңа кияүгә чык!” – дигән, ул. Ләкин кыз шунда ук: “Фәриткә генә чыгам! Фәриткә! Фәриткә!” – диеп әйткән. Көн саен Лилия янына гыйфрит килә торган булган. Килгән саен кыз үз сүзен әйткән. Шулай итеп, Лилия бер ай буе тоткында яткан, һәм ниһаять Фәрит аны килеп коткарган”.

Ике көннән соң туй була. Мин дә булдым анда, сый-хөрмәткә туендым. Туйлары бик шәп булды, гөрләп узды аларның.

Шайхутдинова Алия