XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әбекәй

Автобуста 7-8 яшьлек кыз бала, уйчан күзләрен тәрәзәгә төбәп, тирән уйга чумган иде. Автобус тукталышта туктап, төшәсе кешеләр төшеп беткәч, автобус эченә, берсен-берсе этә-төртә, халык агыла башлады. Керәсе кешеләр кереп беткәч, иң ахырдан, таягына таянган, бик олы яшьтәге ап-ак яулыклы, сөйкемле генә бер әби керде. Яулыгы читеннән чал төшкән бер-ике чәч бөртеге чыгып тора иде. Ә маңгаендагы тирән елганы хәтерләткән җыерчыклары бу әбинең бик күп кайгы-хәсрәт күргәнен сөйли иде. Әби кызчык янына килеп утырды. Кыз, сискәнеп, әби ягына борылып карады. Әби, сөйкемле генә елмаеп, вак җыерчыклар басып бетергән кулы белән кызның башыннан йомшак кына сыйпап, шомлы тавыш белән:

— Балам, белем җыярга барасыңмы әллә? – дип сорады. Кыз елмайды һәм сәер караш ташлап:

— Әбекәй, мин аңламадым, нәрсә ул белем җыю? – диде. Әби йомшак кына ягымлы тавыш белән кеткелдәп куйды. Әй, балам! Белем җыю – мәктәптә гыйлем алу дигәнне аңлата. Әйбәт укы, балам, тыңлаулы бул, тырыш, игелекле булып үс, әти-әниләреңне ярат. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын. Ачлык, сугыш афәтләрен күрмәсәгез иде! Сугыш башланганда мин нәкъ синең кебек идем. Әтием сугышка киткәндә, әнием көлгә тәгәрәткән берничә бөтен бәрәңгене, мичтә пешкән кабартмаларны, аш тастымалына төенләп, әти кулына тоттырды. Юлга кузгалыр алдыннан, барыбыз бергә утырып юл догасын укыгач, әти урыныннан торды. Әни утырган җиреннән сикереп торды да әти кочагына ташланды. Күз яшьләрен тыя алмыйча, үксеп-үксеп елады. Кулымдагы теле дә ачылып бетмәгән кечкенә сеңлем:

— Әттә, әттә, титмә, әттә, титмә, — дип, такмаклап еларга кереште. Әти мине һәм сеңлемне кулына алып, озак кына сөйде.

— Кызым, әниеңә булыш, сеңлеңне тәрбияләш һәм белем ал, ә мин кайтырмын, көтегез, — дип чыгып китте. Шул китүдән әтием кайтмады. Берничә айдан, үпкәсе күпереп, сеңлем минем кулымда җан бирде. Сугыш бетәргә күп тә калмаган иде, әнием дә бу якты дөньдан китеп барды. Мин бер ялгызым торып калдым. Ә белемне мин бары бер ел гына җыя алдым.

Әбекәйнең күзләреннән энҗе бөртеге кебек яшь бөртекләре күлмәк итәгенә тәгәрәп-тәгәрәп төштеләр. Ә автобустагы халык тын да алмый әбине тыңлый иде. Автобус эчендәге тынлыкны бозып, әле монда, әле тегендә әкрен генә борын тарткан тавышлар ишетелеп торды. Халыктан акча җыючы кондуктор апа әби янына җитәрәк туктап калды һәм, оялып, урынына барып утырды. Әби янында утырган кыз бала, дымлы күзләрен тутырып, әбигә төбәлеп:

— Әбием, әбекәем, мин сиңа сүз бирәм, мин бик яхшы укырмын, әйбәт һәм акыллы булырмын, — дип, әбине нык итеп кочаклады да, тиз генә автобустан төшеп китте.

Күпме гомер өзелгән, күпме балалар ятим, күпме хатын-кыз тол калган. Күпме кан, күпме күз яше түгелгән бу аяныч сугыш елларында. Әй, Бөек Аллам, безне һәм киләчәк яңа буын кешеләрен ачлык һәм афәтләрдән, аяусыз сугышлардан сакласаң иде! Бүтән кан, күз яшьләре урынсызга түгелмәсен. Илебезнең күген кара болыт капламасын. Күңелләргә тынычлык, иманнарга ныклык, тәннәребезгә сәламәтлек, башларыбызга зиһен һәм күркәм акыл, барлык бәндәләреңә татулык һәм дустанә хәерле, мул тормыш бир!

 

 

 

Хайруллина Лейла Габдулловна
Страна: Россия