XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Батыр күрше

Борын-борын заманда яшәгән ди, Мирун бабай. Аның булган ди казлары. Беркөнне, кич җиткәч,  Мирун бабай, казларын  ишегалдына кертеп, капкасын бикләгән дә, йокларга дип өенә кереп киткән. Тик нигәдер, капка астын каплап куярга оныткан.

Бабайның  күршесендә  Анна әби яшәгән.  Бу кичне ул тәрәзәдән карап утыра икән.  Менә берзаман Мирун бабайның капкалары астыннан бер төлке кереп киткән. Анна әби моны күрү белән, аягына да кимичә, йөгереп чыккан. Шул арада, теге төлке Мирун бабайның иң зур казын өстерәп чыгып бара икән. Әби төлке артыннан бөтен көченә йөгергән. Каз зур булгангамы, әллә әби тиз йөгергәнгәме, төлке  бик тиз арыган . Әби казны бер канатыннан эләктереп алган, ә төлке икенче канатыннан тарта икән.  Анна әбинең  кулында  төлкене куркытырга берние дә булмаган. Ул, тиз генә, башыннан кызыл яулыгын тартып алган да, төлкегә селкегән. Төлке куркуыннан казны ычкындырган  һәм басу буйлап чапкан.  Әби казны Мирун бабайга алып кайтып биргән.

         Җәй җиткәч теге каз бик күп бәбкәләр чыгарган. Ә ике күрше бу вакыйгадан соң тагын да татурак яши башлаганнар. “ Күршең үзеңнән яхшырак булсын” дип юкка гына әйтмиләр шул.   

Казанцев Николай Юрьевич