Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Батыр булып килә үсәсе

Батыр булып килә үсәсе.

 

Ватанымның гади бер баласы

Туып–үстем шушы җиһанда.

Яшим җирдә дөнья ямен тоеп

Рәхмәтлемен тик бер ходайга.

 

Җәлил шигырьләрен укып илебездә

Батыр уллар, кызлар үсәләр.

Мәрхәмәтлелекне Алиш язган

Әкиятләрдән укып беләләр.

 

Курку белмәс Җәлил, Алишлардан

Безгә әле үрнәк аласы.

Туган илгә соңгы сулышкача

Тугрылыклы булып каласы.

 

Ватанымның батыр улларына

Тиңләшерлек итеп үсәсе.

Без – яшь буын, киләчәкне уйлап

Алда эле гомер итәсе.

 

Тыныч тормыш безгә бүләк итеп

Гомерләрен бирде батырлар.

Ә шулай да үлмәс уллар булып

Күңелләрдә безнең калдылар.

Вильданова Диляра Дамировна
Страна: Россия
Город: город Буинск