XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Баш иябез сезнең алда»

Баш иябез сезнең алда

Газиз бабаларыбыз.

Сез- җиңүне якынайткан

Илнең балаларысыз.

 

Дәһшәтле сугыш ялкынын

Сез бит уза алганнар.

Батырларның каны белән

Килделәр аяз таңнар.

 

Яуда ятып калганнарның

Батырлыклары үлмәс.

Ул елларның авырлыгын

Безнең буыннар күрмәс.

 

Сез кѳрәшкән болыннарда

Чәчәкләр үсә хәзер.

Мең рәхмәтләр белдерсәк тә

Ул сүзләр генә әздер.

 

 Җиңү кѳнне һәрбер кеше

Ирекнең тәмен татыр…

Баш иябез сезнең алда

 65 нче тапкыр!

Муртазина Гульшат Ильнуровна
Страна: Россия
Город: Арбор