Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бар да дус, тату, иптәш. Математика -патша. Безнең иминлек – сезнең кулларда. Тукайга

Бар да дус, тату, иптәш.

Безнең районда яшиләр

Бик күп милләт вәкиле.

Мари, урыс, удмурт, әрмән,

Татарлар да, билгеле.

Дуслык кайда туа дисезме?

Безнең районда туа.

Моның дөреслегенә

Күргәннәр шаһит була.

Бәйрәмне бергә итәләр,

Бергәләп куя хезмәт.

Кайсы милләттән булса да,

Барсына бездә хөрмәт.

Татар бәйрәме Сабантуй

Барчасы өчен уртак.

Ә июльдә Гырон Быдтон

Бәйрәм ителә зурлап.

Татар әбисе бәлешне

Бик тә оста пешерә.

Удмурт дусларыбыз юмарт:

Ботка ашата кешегә.

Мари халкы сәхнәләрне

Дер селкетә, биетә.

Безнең уртак җыр – биюләр

Йөрәкләрне җилкетә.

Балалар да кече яшьтән

Дус, тату булып үсә.

Күрше республикалардан

Гел дуслык җиле исә.

Бер ягыбызда Мари иле,

Төньяктан Киров чиктәш.

Туганлашып яшибез без,

Бар да дус, тату, иптәш.

Шундый җирдә яшәвеңә

Горурлан син, әй якташ.

Юлдаш булсын безгә һәрчак

Дуслык, дружба, кельшемаш.

Математика -патша

Дәресләрне яратам мин

Физкультура, хезмәтне

Математика фәне генә,

Өздерә бит үзәкне.

Кушу, алу..- анысы пүчтәк

Тапкырлыйбыз, бүләбез.

Тамыр асты интеграллар

Кемгә кирәк-беләмсез?

Тормышта, — ди апабыз-

Математика-патша!

Алыш-биреш итәр өчен

Бу фән кирәк бит башта.

Әтиемнең уң кулы мин,

Энемә мин бит — абый.

Надан булып калырга

Миңа һич тә ярамый.

Өйрәнәм, барыбер беләм

Математика фәнен.

Чигенмәскә, бирешмәскә,

Сүз бирәм мин бүгеннән.

Безнең иминлек – сезнең кулларда

Без шундый чорда яшибез:

Һәр кешедә машина.

Шушы машиналар җитә

Күп кешенең башына.

Әти белән юлдан барабыз

Ятып кала кемдер кабере.

Араларында сабый рәсемнәре –

Кемнәрнеңдер йөрәк бәгыре.

Ашыгабыз, дөнья куабыз шул,

Карамыйбыз алга һәм артка.

Язмыш кына бигрәк тә аяусыз,

Аермый ул яшькә һәм картка.

Кемдер үзе теләп керә гүргә,

Кемнәрнедер язмыш этәрә.

Бу дөньяга әле килдек кенә,

Телибез без озак яшәргә.

Эндәшәбез сегә, өлкәннәр,

Безнең иминлек – сезнең кулларда.

Тиешле таләпләр үтәлсен!

Каберләр булмасын юлларда!

Кояшлы көннәр күп булсыннар,

Бәхетле елмайсын сабыйлар.

Балаларыгыз иминлеге –

Автоутыргычта , абыйлар.

Әй абыйлар, телим чын күңелдән,

Җыр сүзләре сезгә девиз булсын:

“ Юллар, юллар авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын!”

Тукайга

(туган көне уңаеннан, Тукай абыйга ачык хат)

Тукай абый, ачулысың безгә?

Туган телне хәтсез тапладык.

Сезнең васыятьне сакламадык,

Аяк асларында таптадык.

Татар телен зурлап, “ана теле”,

“Тукай теле” дибез без аны?

Үз милләтен хөрмәт иткән кеше

Туган телен шулай бозамы?!

Шүрәлең дә кайтмый урманнарга,

Йөрми инде кеше кытыклап,

Чөнки урманнарың хәйран янган,

Кайберләрен давыл “кырыккан”.

Калган өлеше дә сакланмый шул:

Ял итәргә бик еш барыла,

Барлык калдык- постык, чүп-чарлар

Юл уңае атып кайтыла.

Су анаң да күренмидер күптән,

Су буйлары чүплек, пычрак…

Елгаларда да ниләр генә акмый,

Ничек кайтсын ди ул бичара?!…

Тукай абый, өметсезләнмә син,

Төзәлербез, әле соң түгел.

Татар яши әле, телебез бар,

Бик ышана моңа бу күңел.

Вилназ Гилфанов Алмазович
Возраст: 16 лет
Дата рождения: 12.12.2007
Место учебы: МБОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Балтасинский муниципальный район
Город: нуринер