Бар дөнья җанлана:
Күбәләкләр күктә оча,
Җылы нурлар бар җиһанны
Яраталар сөя-коча.
Бар дөнья җанлана:
Карлар эреп кача.
Кояш таңның пәрдәсен дә
Башкачарак ача.
Бар дөнья җанлана:
Үләннәр сөйләшә,
Дәртле бер көй белән
Бөреләр эндәшә.
Бар дөнья җанлана:
Көлеп кайтам мин дә,
Әйтерсең лә әтием кулы
Яткан минем иңгә.