XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Балыкта

Авылда таң атты. Яктыра башлауга, тирә-якны яңгыратып, әтәчләр кычкырышырга тотынды. Сәгыйть тә, йокысыннан торып, балыкка җыена башлады.

Кичә алар Фәрит белән бүген иртәннән үк балыкка барырга сөйләшкәннәр иде.

Сәгыйть кичтән әзерләп куйган кармагын, селәүләрен һәм ашамлыкларын алып Фәриткә китте. Дусты әле йокысыннан да тормаган иде. Сәгыйть аны уятты да:

Әйдә, Фәрит, кояш кыздыра башлаганчы, юлга чыгыйк, — диде.

Ярый, хәзер җыенам да чыгам, — дип җавап бирде дусты.

Фәрит әзерләнеп  беткәч, алар икәүләп урам буйлап атладылар. Авылның читенә җиткәч, болын буйлап киттеләр. Болынны кисеп, каенлыкның артына чыккач, күл дә күренде. Дуслар яр буена килделәр дә кармакларын салып утырдылар.

Күп тә үтмичә, Фәрит камышлык арасында көймә күреп алды да:

Сәгыйть, әйдә әнә теге көймәгә утырып күлнең аргы ягына чыгабыз, — диде. Дусты аңа:

Юк. Күрсәләр, яхшы булмас, — дип, курку белдерде.

Бу көймә әллә кайчаннан ята инде анда. Берсе дә кулланмый, — диде Фәрит. Шушы сүзләрне ишеткәч кенә  Сәгыйть ризалашты.

Фәрит бу көймәнең күрше авылдагы Кәрим бабайныкы икәнен белә иде, тик, дөресен әйтсә, Фәрит ризалашмас, дип уйлап, аны әйтмәде.

Малайлар көймәгә утырдылар да күлнең икенче ягына таба ишә башладылар. Күлне кисеп чыккач, кармакларын суга салдылар.

Монда балык әйбәт каба икән. Мурдалары бик тиз тулды. Балык күп эләккәч, малайларның кәефләре дә яхшы иде. Алар вакытның үткәнен сизмәделәр дә. Көн кичкә авышканда, кинәт кенә кара болытлар килеп чыкты. Көн караңгыланып китте, көчле җил исә башлады. Малайлар, беренче тамчылар тамгач кына, кармакларын җыеп, көймәгә утырдылар.

Җил көчәйгәннән көчәйде, дулкыннар көймәне тагы да ныграк бәрә башладылар. Кинәт давыл купты. Шул мизгелдә малайлар көймәнең әйләнгәнен абайламый да калдылар. Фәрит тиз арада көймә астыннан чыгып, яр буена таба йөзеп китте.  Сәгыйть көч хәл белән көймә астыннан чыкканда, ул инде яр буйлап авылга таба йөгерә иде.

 Сәгыйть берьялгызы көймәне кирегә әйләндерергә тырыша башлады. Ул бик хәлсезләнгән иде, авыр агач көймә аңа буйсынмады. Әйләндерә алмагач, Сәгыйть көймәне шул хәлендә генә этәргә булды. Аның башында бер генә уй: ничек тә көймәне ярга кадәр алып барырга… Көймәне көч-хәл белән ярга чыгарды да малай шунда ук аңын югалтты.

Малайлар өчен борчылып, Фәрит кайтуга, Сәгыйтьнең әнисе аларга килеп тә җитте. Улының кайдалыгын сорауга, Фәрит аңа: “Ул көймә белән аргы якка чыгып киткән иде”, — дип җавап бирде.

Шуннан зурлар Сәгыйтьне эзләрне ашыктылар. Аны тапканда, давыл инде тынган иде. Ашыгыч ярдәм машинасы белән Сәгыйтьне шәһәргә дәваханәгә алып киттеләр.

Фәрит үзенең эшенә бик үкенә. Ул, Сәгыйть белән очрашуын күз алдына китереп, газаплы уйлардан арына алмый. 

Хакимов Илназ Даниярович