Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Балыкка баргач

Иртә таңнан әти белән

Киттем Мишәгә балыкка.

Яр буе тулы балыкчы,

Аптырдым бу халыкка.

Юк «шылт»иткән тавыш та,

Барчасы тып-тын утыра

Һәркем хыял диңгезеннән

Чиләгенә балык тутыра.

Минем дә хыял зурдан-

Тартып чыгару чуртан 

Тик сыймас бит чиләккә?!

Ярый, кайтырбыз сөйрәп тә

!Ай-һай оста егет!» диеп,

Малайлар бар да көнләшер.

Ни әйтсәгез дә авылда

Юк минем белән тиңләшер.

Әһә! Капты бит чуртан,

Чиртте,ниһаять, кармак

Күренде чуртан үзе дә,

Нәкъ минем чәнти бармак.

Төште күңел,салынды борын

Төштем хыял тавыннан.

Минем кебек мактанчыкка

Эләкми икән шул чуртан.

Cабиров Радис Данилович
Возраст: 24 года
Дата рождения: 01.01.2000
Страна: Россия