Бармы синең ап-ак карга ятып,
Кыш малаен карап торганың?
Кар-бураннар арасыннан чыгар диеп,
Кыш бабайның ярсу боланын?
Ә минем бар…
Аклык, сафлык диеп,
Тәгәри-тәгәри чана шуганым.
Истә әле көртләр арасында
Бата-чума качыш уйнавым.
Бармы синең Нәүрүзбикә белән
Язгы ташкыннарны куганың?
Тал песие белән иркәләнеп,
Умырзая, чәчәк җыйганың?
Ә минем бар…
Бар табигать уяна бит диеп,
Хыял диңгезендә йөзгәнем.
Тезелешеп кайткан үрдәкләрне
Саумы,-диеп каршы алганым.
Бармы синең чык суына басып,
Ялан тәпи йөреп кайтканың?
Алсуланып кояш баткан чакта
Офыкларга карап бакканың?
Ә минем бар…
Кояш белән бергә торып,
Иртән иртүк көтү куганым.
Чишмә җырын тыңлап, иркәләнеп,
Тирләп-пешеп җиләк җыйганым.
Бармы синең алтын бөртекләрне
Амбарларга алып кайтканың?
Көнбагышлар арасында, мул бакчада,
Сөмбеләне эзләп тапканың?
Ә минем бар…
Төрле төсле яфрак диңгезендә
Йөгерә-йөгерә уйнап «йөзгәнем».
Алма, миләш, балан, чикләвеккә
Рәхмәт әйтеп уңыш җыйганым.
Балачакта бармы минем кебек
Хыялланып уйга батканың?…