X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Балачак шуклыклары.

Кем генә тиктормас бала булмады икән. Менә мин дә шундый хулиган кыз идем. Балачакта эшләмәгән шаянлыклар, ясамаган маҗаралар калмагандыр.Хәзер сезгә дә шуларның бер-икесен сөйләп китәм:

“Салам чүмәләсе”

Җәй ахыры иде. Кояшның кыздырган чагы. Безнең бакча башында гына колхозның арпа басуы. Кичә көне буе комбайннар арпа сукты, ә бүген тракторлар саламыннан чүмәлә ясап та куйганнар инде.

Ә сез беләсезме? Салам чумәләсенә чумып уйнаудан да күңелле уен юк ул.

Без 2-3 бала басудан тракторлар киткәнең көтеп кенә торабыз. Басу тынуга, бакча башына йөгерәбез. Иң күңеллесе, саламга чума-чума чүмәләнең өстенә менү. Бер атлыйсың – чумасын, ике атлыйсың тәгәрәп төшеп китәсең, аннары сикереп торып тагын өскә үрмәлисең. Ничек кирәк алай өскә менәсең һәм… аска сикерәсең… Башыннан ук саламга кереп чумасың, аннары бер-береңне саламнан эзләп аласың. Шулай шактый дәвам итә. Бераз сикереп аргач, өйгә кайтабыз дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз, бу әле башы гына. Салам чумәләсенең нәкъ уртасына үзебез сыярлык тишек ясыйбыз. Ул тишекне шактый казып төшәбез, эчен киңәйтәбез, саламын бер читкә чыгарып өябез. Өнгә кергә сыман башың белән тишеккә сикерәсең һәм акопка чумасын. Аның эченә хаттә барыбыз бергә сыябыз.

Без шулай күңел ача торгач, караңгы төшә башлый, кайтыр вакыт җитә. Өйгә кайткач, әниләр әрли. Чөнки, безнең салам чүбе тулмаган, арпа кычыгы кадалмаган бер генә җир дә калмаган була. Ләкин, без иртәгә дә анда менәчәкбез әле, чөнки, болай итеп озак уйнап булмаячак, салам чүмәләсен җыеп скерт ясап куячаклар бит.

“Борчакка бару”

Җәй уртасы. Кояшлы матур көн. Нәкъ тә борчак җитешкән чак. Тик, безнең кебек 9-10 яшьлек балалар өчен, борчак басуы ерак урнашкан. 4-5 чакры җәяү барырга кирәк. Арабызда иң олысы мин, 10 яшьлек кыз. Шуңа да карамастан, борчакка барырга җыендык. Сумка тактык, борчак җыярга дип,шешәгә су тутырып алдык. Сумка белән суны сеңлем белән кечерәк дустыбызга тоттырдык. Ә минем дус малай белән иң мөһим йөк бар – минем кечкенә сеңлем. Әйе, әйе, сез дөрес аңладыгыз, минем ике сеңлем бар һәм кечесенә әле 3 яшьтә тулып җитмәгән.

Шулай итеп, чыгып киттек: ике сеңлем, мин һәм ике дус малай. Кече сеңлем кечкенә булса да, тугәрәк иде, авырлыгы бакча башына менүгә үк сизелә башлады. Җиргә куйсаң, бармыйм ди, алга тотсак без атлый алмыйбыз. Әле арка кочабыз, әле муенга атландырабыз… Шулай байтак юл үттек. Каршыга басуга бару-кайтучы машиналар очрый:

— Балалар, сез кая юл тоттыгыз?- дип сорыйлар.

— Борчакка,- дип кычкырабыз хор белән.

Бара торгач, ардырды, шешәдәге су да кимеде, ә борчак басуы хаман күренми. Кечкенә сеңлем инде сумкадагы печеньеларны ашап, муенга ятып йоклар алырга да өлгерде.

Кинәт каршыга комбайннар агыла башлады. Алар басудан гаражга кайта иде. Йөрәк табан астына китте. Әти бит – КОМБАНЕР! Күрсә – баш бетте. Җитмәсә, сеңелләрем дә янымда бит. Менә комбайннар берәм-берәм безне узып киттеләр.

— Я алла, үтеп китте бугай,- дисәм, арткарак калып тагын бер комбайн килә. Мин курыккан хәл булды, арттагы комбайн ишегеннән зур йодрык күренде. Бу безнең әти иде:

— Нишләп йөрисез? Өйгә кайткан булыгыз, тиз бул!- дип кычкырды да, зырылдап узып китте.Шуннан соң, нинди борчак, борылып кирегә йөгердек. Көч-хәл белән өйгә кайтып кердек. Борчакка бардык, борчаксыз кайттык!

Менә шулай җәй буена төрле шаянлыклар бик күп була әле. Сөйли башласаң – сүз, язарга бит җитмәс. Көн дә бер хәл, көн дә бер маҗара. Чыдасын күттәге чалбар, һәм дә ген ата-ана!

Аниса Каюмова Рафилевна
Возраст: 12 лет
Дата рождения: 14.02.2011
Место учебы: МБОУ " Салаусский многопрофильный лицей"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Балтасинский муниципальный район
Город: Балтаси