XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Балачагым.

Җилфер-жилфер җилләр исеп үтте,

Таң алдыннан чиертеп тәрәзгә.

Балачакка кайтып күңелемнән,

Йөгереп йөрдем яшел чирәмдә.

Җил уйнаклап сыйпап йөзләремне,

Ияртте ул үзе артыннан.

Дәште сыман әйдә,әйдә калма,

Мин бит килдем балачагыңнан.

Болытларны куйдым канат итеп,

Калышмаска тырыштым җилләрдән.

Күңелдәге матур,назлы хисләр,

Сызылып үтте йөрәк түремнән.

Җилләр белән бергә шаярышып,

Әйләндек без инеш буйларын.

Ат иярләп чапкан болыннарым,

Күңелемнән мәңге җуймамын.

Кай тарафта калды икән яшьлек?!

Кайсы якта калган балачак?!

Күңел сандыгымда хатирәләр,

Миннән соң да алар калачак.

Җилләр,җилләр,сез бит соң ирекле,

Сез исәрсез төрле тарафка.

Балачакны кайтаралмам инде,

Бик еракта калды,еракта.

Җилләр дулкынында хыял белән,

Басып тордым озак назланып.

Балачагым кайтты җилләр белән,

Еллар арасыннан юл ярып.

Хамидуллин Раяз Фидаилевич
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы