Песнәк
Бакчадагы җимлегемә,
Килеп кунды бер песнәк.
Аны күргәч алып чыктым,
Ашарына мин икмәк.
Ә песнәгем бик шатланды,
Канатын кага-кага.
Тик сөенеп туя алмады,
Килде берничә карга.
Песнәк карышып тормады,
Очып ките еракка.
Ә мин яңадан бер җимлек,
Элеп куйдым шул якка.
Көн саен ашаулар салам,
Кошлар җим чүпли иртән.
Ә мин алар тавышында,
Гүя рәхмәт ишетәм.