Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бал корты һәм язгы матурлык

Язгы кояш үзенең җылы нурлары белән җир өстен, өйләрне, агач-куакларны иркәли башлаган көннәрнең берсендә нәни бал кортының да бу якты нурлар диңгезендә коенасы, назланасы килде.

Әнисенең рөхсәте белән, язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күреп кайтырга дип, оясыннан башын тыкты. Шаян кояш нурлары күзләрен чагылдырды, йөзенә- тәненә ниндидер җылылык бөркеде. Аңа бик рәхәт булып китте. “Яз килә, яз килә!” – дип шатланды бал корты. Табигатьтәге әлеге үзгәрешләр – матурлык турында аңа әбисе белән әнисе сөйләгәннәр иде. Шушы гүзәллекне үз күзләре белән күрәсе килде ич. “Чыннан да, нәкъ алар сөйләгәнчә икән!”- дип сокланды ул.

Әнисенең: “Бик ерак китмә, балам!” – дигән сүзләрен онытып, бал корты очты да очты. Ашыга-ашыга агучы йөгерек гөрләвекләрдән су эчте, бөреләнеп килүче агач ботагына утырып, сыерчыклар җырын тыңлады.

Тирә-якны күзәтә-күзәтә очып барганда, бал кортының матурлыктан күзләре камашты, хуш истән башы әйләнде. Бу бит әбисе сөйләгән язның беренче чәчәкләре – умырзаялар! Чәчәкләр, тыйнак кына елмаеп, серләшеп алдылар да кунакны чәй белән сыйладылар, үзләре турында сөйләделәр.

Бал корты рәхмәтен әйтеп саубуллашты да юлын дәвам итәргә ашыкты. Шунда ул үзенә эндәшкән тавышлар ишетте. Күтәрелеп караса, аны туган якларына кайтып баручы кыр казлары сәламли икән бит! Ничек матур тезелешеп кайталар! “Кыйгак-кыйгак!” – дип, бер-берсенең хәлләрен дә сорашып алалар.

Бу сихри гүзәллекне күреп туймаса да, бал корты, әнисенең: “Озак йөрмә, балам!” – дигән сүзләрен исенә төшереп, кайту ягына борылды. Ә-әнә урамда бала-чага, …олылар күренә. Колакларына нидер кигәннәр, кулларына тартма кебек әйбер тотканнар. Берни ишетми, берни күрми баралар да баралар. Алар арасында йорт хуҗасы малае Идрис тә бар. Бал корты, табигатьтәге матур үзгәрешләрне күрсәтергә, сыерчыклар сайравын ишеттерергә теләп, алар баш очында безелдәргә тотынды. Кая ул – исләре дә китмәде!

Язгы гөрләвекләрдә көймә агызучы балаларның күренмәвенә борчылып, шушы гүзәллекне күрергә, аңларга теләмәгән кешеләргә, Идрискә хәтере калып, бал корты малайның борын очын тешләп алмакчы иде дә – бу уеннан кире кайтты. Аның бит әле үзе күргән язгы күренешләрдән алган хис-тойгыларын, шатлыкларын өйдәгеләр белән уртаклашасы бар.

Алай да, ни гаҗәп: балалар искиткеч бу матурлыкны күрә белмиләрме, әллә күрергә теләмиләрме? Шундый уйлар диңгезендә бал корты оясына таба очты.

Халитова Гульгеня Ильнуровна
Страна: Россия
Город: Буинск