Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Бал корты һәм күбәләк»

 

Бал корты һәм күбәләк (әкият)

Яшәгән ди, булган ди бал корты. Ул беркөнне киткән ди урман буйлап бал җыярга һәм бик ерак киткән. Кире үз өенә әйләнеп кайта алмаган, адашкан. Шул чакта каршысына күбәләк очып килгән һәм сораган :

  • Бал корты, нишләп йөрисең син кара урманда? Адашсаң, нишлисең? – дип сораган .
  • Мин бит инде адаштым, — дип елап та җибәргән Бал корты.

Ә күбәләк Бал кортын кызганган һәм болай дигән:

  • Әйдә без бергә юл табыйк, мин сиңа булышам.

Алар икәү зәңгәр күк йөзенә —  биеккә, биеккә  очып киткәннәр. Күбәләк үзенең канатлары белән бик биеккә менгән дә юлны тапкан. Шуннан соң алар, юл буенча очып, бал кортының өен тапканнар һәм бергә бик дус, тату яши башлаганнар.

 

Хасанова Диляра Ильнаровна
Страна: Россия
Город: село Татарское Адельшино