Элек заманда бер авыл читендә бакчачы бабай яшәгән, ди. Аның алмалары бик сихәтле, тылсымлы булуы белән тирә — юньдә макталган. Көннәрнең берендә, бабайның өйдә булмавыннан файдаланып, бер усал малай бик күп итеп алма җыеп чыккан, алмагачларның ботакларын да сындырган.
Малай урлаган алмаларны ашаган. Тылсымлы алма ашап көчле, куәтле буласы килгән икән аның. Өенә кайтып керсә, өйдәгеләр ах иткәннәр. Көзгегә караса, күзе зурайган, кызарган, битләре каралган, колаклары тимгел – тимгел булып, черегән алма кебек ямьсезләнгән, маңгаена ботак үсә башлаган. Әтисе белән малай тиз генә бабай янына килгәннәр. Бабай алдында малай бервакытта да урлашмаска сүз биргән, гафу үтенгән. Бабай малайга тылсымлы алма суы эчерткән һәм ул элеккеге хәленнән дә матураеп, йөзе алсуланып калган. Шул көннән соң малай бервакытта да кеше әйберенә кул сузмый икән.