Шигырь язам утырып,
Ак кәгазьне тутырып.
Без бит өйдә бик күбәү,
Барсын саныйм чакырып.
Казлар, тавык һәм әтәч
Аннан тагын үрдәкләр.
Бакылдашып йөрүче
Кеп-кечкенә түмгәкләр.
Әби йөри шатланып,
Ун күкәйдән ун бәбкә.
Карагыз ди, карагыз
“Бәхет” безнең үрдәккә.
Сары йонлы үзләре,
Елтыр кара күзләре.
Сез аларны күрсәгез,
Төрле төрле төсләре.