Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бабам

Бабам

Кәрим бабам капитан,

Сугышта ул катнашкан.

Медальләр һәм орденнар

Җиңүләр яулап кайткан.

Илебездә һәр бала,

Шат күңенлле булсын дип.

Кайгы-хәсрәт күрмичә,

Горур атлап йөрсен дип.

Сугыш аны сынаган,

Тик сындыра алмаган.

Күпме генә тырышса да,

Тезләндерә алмаган..

***

Гимназия юбилеена

Гимназиягә быел,

Төгәл йөз яшь була.

Зур тарихлы гимназия

Көлеп кенә тора.

Бик күп укучылар да,

Белем алганнар.

Исемнәре аларның,

Тарихта калганнар.

Тырышып укып без дә,

Белем алыйк әле.

Төрле җиңүләр белән,

Истә калыйк әле.

***

Бергәләшеп яшик.

Буа, Буа!

Хисләр ташый сине уйлап.

Менә шигырь язам әле,

Бары сине генә зурлап.

Төрле милләт матур яши,

Бер-берләренә зур хөрмәт.

Шуңа төрле кешеләрдән,

Ишетәбез бары рәхмәт.

Җәйләр җитсә төрле бәйрәм,

Көтәбез без Сабантуйны.

Чувашлар белән бергәләп,

Үткәрәбез Акатуйны.

Бергәләшеп уйнап-җырлап,

Күп яшәргә язсын безгә.

Авырмыйча яшик әле

Телим озын гомер сезгә.

***

Минем әбием

Зәңгәр күзле, ачык йөзле,

Аралашучан, әйбәт тә.

Кем ул , диеп баш ватмагыз –

Минем әби, әлбәттә

Әбием минем Фәүзия,

Бик ирешә теләгенә.

Таләпчән дә ул, җитез дә,

Мондый әби миндә генә.

Апам белән икебезне,

Эшкә дә бик тиз өйрәтә.

Ә кичләрен әле бездән,

Әкиятләр дә сөйләтә.

***

Кыш килгән.

Чебен, черки һәм бөҗәкләр,

Күптән йокыга талган.

Саргайган үләннәр дә,

Кар астында ук калган.

Чәчләргә дә, якага да,

Агачка да кар кунган.

Җем-җем килеп, якты булып,

Менә нинди кар яуган.

Ак мамык кебек карлардан,

Таулар бик биек булган.

Балаларны кызыктырып,

Үзенә тартып торган.

Аклыктан, әллә сафлыктан,

Күңел нур белән тулган.

Күзләремне иркәләрлек,

Тагын матур көн туган.

Камалетдинов Камиль Фанилевич
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 11.07.2009
Место учебы: МБОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Буинский муниципальный район
Город: Буинск