Бабам сурәте
Бу дөньяда әле бик күпләр,
Аталарын хәтта белмиләр.
Сирәк булса да искә алып
Каберләренә килмиләр.
Кулларымда бабам сурәте
Алар да нидер күзлиләр.
Сугышта алган медальләре
Һәрберсе күпне сөйлиләр.
Үзе миңа елмайса да-
Күзендә сугыш ачысы.
Туган иле өчен көрәшкән
Батырлык һәм кан тамчысы.
Бабай инде күптән гүр иясе
Истәлек калды балага.
Онытмагыз сез дә батырны,
Дога кылыгыз аңарга.
Матурлык
Карлар ява, карлар ява,
Бар дөньяны ап-ак иткән.
Миләш, чия, балан, шомырт,
Куакларын күмеп киткән.
Матур гына таулар ясап,
Рәссам кебек бизәп киткән.
Көзгә кергән генә идек,
Инде кыш уртасы җиткән.
Бакчабызга язын шулай,
Матур-матур кошлар килер.
Куакларга кунып алар,
Чут-чут итеп сайрап торыр.
Әкият язам
Кулга каләм, кәгазьләр алдым,
Азрак кына язу язарга.
Сезгә бүген әкият язам,
Еллар үткәч укып карарга.
Әкиятләр бит тылсым булып,
Килеп җиткән безнең заманга.
Хәзер аларны яратабыз,
Мультфильмнар иттереп карарга.
Оныкларын җыеп әбием,
Матур итеп әкият сөйли
Балалар бергә утырганнар,
Җырларын әкрен генә көйли.
Сөйли әбием, тыңлагыз, ди,
Берсе артыннан берсен таба.
Һич онытмый үзе, әйтерсең
Әкиятне бит ул үзе яза.
Утларга мәдхия
Менә мин бүген каләм алып,
Шигырьләр чыгарып утырам.
Өстәлдәге кәгазь битләрен,
Әкрен генә сүзләр белән тутырам.
Әби-бабайлар укыганда,
Мәктәпләрдә утлар булмаган.
Өйгә кайткач та дәресләрен,
Лампа яктысында караган.
Хәзер бит безнең мәктәпләрдә,
Якты утлар каршы алалар.
Кайларда гына йөресәк тә,
Утлар безнең белән калалар.
Утларны җырларга кушып,
Җырларбыз әле мактап.
Караңгыларда энәләрне,
Утырасыбыз килми саплап.