Принято заявок
714

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Бабайларым

Ике бабам яшьлекләрен биргән

Көчен куйган Бөек Җиңүгә.

Безнең өчен алар-чын горурлык,

Тарих алар, татар иленә!

Камил бабам кайткан җиде елдан,

Җиңү арты – төзеп яңаны.

Гомер буе онытмады бабам,

Сугыш уты салган яраны.

Галим бабам кайта алмаган шул,

Ул югалган читтә хәбәрсез.

Аның исемен йөртә безнең нәсел

Аңа һәйкәл-безнең гаиләбез.

Кирәк түгел безгә бу сугышлар,

Тыныч булсын – һәрбер ана җаны.

Тулы булсын, бәхет бөркеп торсын,

Шатлык белән атсын гаилә таңы!

Марданова Камиля
Страна: Россия