Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бабайларның батырлыгын онытмыйк.

Минем ерак бабам, бабамның бабасы, Шабаев Насртдин Шиһабетдин улы хәзерге Актаныш районы Кадермәт авылында, 1896 нчы елда төпле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә унберенче бала була ул. Әти-әнисе бик тырыш, эшчән булганга хуҗалыкларында тегермәннәре дә булган. Беренче белемен мәдрәсәдә алган. 1914 нче елда, 18 яшендә бабамны хәрби хезмәт сафларына алалар, Ул Беренче бөтендөнья сугышында да катнаша. Аннан ул сержант дәрәҗәсендә кайта. “Патша солдаты булып киттем, совет солдаты булып кайттым”- дип сөйли торган булган ерак бабам.

Колхоз оешканнан соң, шунда эшләгән, атлар караган.

Дәһшәтле сугыш еллары бабамны һәм аның гаиләсен читтә калдырмый. Бабаемның әтисе сугыш башлану белән фронтка киткән, разведчик булган. Кызганычка каршы 1944 елда ул хәбәрсез югала. Ә бабайның бабасы, минем ерак бабам, сугыш башлангач Казанга, хәрби заводка чакырыла. Заводта хезмәт иткәндә, энесенең үлүе хәбәре килгәч, ул авылга энесен җирләргә дип, кайтырга уйлый. Ләкин рөхсәт бирмиләр, шунлыктан ул качып китә.

Чистай шәһәрендә бабайны тотып, төрмәгә ябып куйганнар. Төрмәдән аны штрафчылар батальонына җибәргәннәр. Штрафчылар батальоны иң авыр участоклардан саналган. Икенче төрле әйткәндә, алар “тере мишень” булганнар. Сталинград сугышында ун кешегә ике винтовка биреп сугышка кертеп җибәргәннәр. Калганнарына агачтан ясалган винтовкалар биргәннәр, чөнки винтовкалар җитешмәгән булган. Ике йөз кеше арасыннан ул гына исән калган. Штрафчылар батальонында сугышып, Берлинга кадәр ерак бабам барып җиткән. Бабама фронтның тузанлы юлларыннан күп йөрергә туры килә шул, сугышның бар ачысын татырга туры килә аңа.

Эчкерсез хезмәте һәм батырлыклары өчен ул күпсанлы орден-медальләргә һәм рәхмәт хатларына лаек була.

Сугыштан кайтканда Германиядән Зингер тегү машинасын алган була, чөнки аның биш кызы булган. Дербышка пристанена кайткач, траптан төшкәндә, тегү машинасы суга төшеп китә. Алып бирәбез дигәннәр аңа, ләкин исән кайту сөенеченнән, көтеп тормаган, кайтып киткән.

Сугыштан кайтканнан соң күп еллар буе ул күмәк хуҗалыкта игенче булып эшли. Насртдин бабам Мәулидә әбием белән 5 кызларына: Нурдидә, Ражудә, Нурлыхадә, Фәндәрия, Фиразия һәм бер Риф исемле улларына төпле белем, тәрбия бирәләр. Ә балалары әти-әнисенә гомер буе рәхмәтле булып яшиләр, аларга һәрвакыт ныклы терәк булалар. Ерак бабам 1953елны ашказаны авыруыннан бу тыныч һәм матур дөньядан, китеп бара.

Әмма 6 баласы, 20 оныгы һәм 25 оныкчыгы күңелендә ул һаман да исән. Аның сөйләгән сүзләре, кылган эшләре, яшәгән тормышы – барысы да юкка түгел. Ул безне бу тормышны кадерләргә һәм яратырга өйрәтте. Мин ерак бабамның үзен күрмәсәм дә, батырлыгы белән бик горурланам, сугыш турында кинолар караганда аның ничек сугышканын күз алдына китерәм. Минем дә бабам — каһарман булган, чөнки ул бүгенге безнең матур тормышыбыз өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән. Без авылга кайткач, бабайның каберенә барабыз,чәчәкләр куябыз. Без аңа мең рәхмәтле! Бабаларыбызның батырлыклары безне патриот булырга өйрәтә. Без аларны һәрвакыт искә алабыз һәм бик горурланабыз.

Низамов Райнур Ильдарович
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 28.11.2010
Место учебы: МБОУ «Шильнебашская СОШ с углубленным изучением английского языка»
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Тукаевский муниципальный район
Город: село Шильнебаш