Чәчләренә чал керсә дә,
Бабам әле егетләрчә ,
Үзе сөйли, үзе уйлый,
Фикерләре аның яшьләрчә !
Шат күңелле , көчле рухлы
Булган кеше бабаем .
Бик кадерле безнең өчен,
Сөеп һич туялмаем.
Яшә әле , яшә җирдә
Терәк булып, нык булып!
Үзеңнән соң килгәннәргә
Син бары үрнәк булып!