XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Бәллүрем

Иртәнге кояш нурлары Энҗенең  битләрен акрын гына сыйпап узды. Әлеге рәхәт мизгелләрдән аерылырга теләмичә,Энҗе күзләрен ачарга ашыкмады. “Кояшның куллары бардыр,-диеп уйлады ул,хыялларга бирелеп,-әнә бит ничек йомшак,җылы итеп сыйпап уза…Кызык, ә сөйләшә белсә, “Ят,кызый, имтиханнарың артта,әти-әниең яныңда,барыгыз да сау-сәламәт.Рәхәтләнеп иркәләнеп кал,алда-тормыш сынаулары,”-дияр идеме, әллә, киресенчә,әбисе әйткәндәй, “арт ягыңа кояш төшкәнче йоклыйсың,бәхетне таң белән торганнар алып бетерер”,-диеп, яратып ачуланыр иде микән…” Әбисе исенә    төшкәч,Энҗенең гәүдәсе буйлап ток йөгергәндәй булды,ул бит бүген җәй буена әбисенә авылга китәргә тиешле кеше,ә ул урын өстендә бала-чага кебек, хыялларга бирелеп ята түгелме соң???Энҗе, сикереп торып,гадәттәгечә, тиз генә урынын җыеп, кояш нурлары кебек  озын алтын толымнарын үреп салып,аш бүлмәсенә чыкканда, бүлмәгә тәмле коймак исе таралган, әти-әнисе шыпырт кына сөю тулы күзләрен бер-берсенә текәп, нидер   турында сөйләшәләр иде.Бу мизгелләргә Энҗе инде ияләнергә  дә тиеш иде кебек,тик ул әти-әнисенең  әкияттәге кебек сөюләренә сокланып туя алмый. Дус кызларының әтиләре  турында начар итеп сөйләгәндә дә, ул куырылып килгән кебек хис итә иде үзен,әйтерсең лә, әтиләр турындагы  шакшы сүзләрне тыңлап торуы белән дә,әтисен рәнҗетә кебек тоела иде аңа…

-Бу чибәрнең нигә күзләре бу кадәр яна икән,әтисе?-дип, әнисе аны  кочагына алып яратты.Нинди йомшак,җылы әни кочагы…

         Әтисе сабыр,төгәл,кыска сүзләр белән,Энҗегә 1 сәгатьтән әзер булып торырга кушып,тәмле иртәнге аш теләп,эшкә чыгып китте.Читтән карап торган кешегә,әтисен бик кырыс кеше диеп уйларга да мөмкиндер,тик Энҗе әтисенең бик тә нечкә күңелле,бала җанлы икәнен бик яхшы аңлый.

         Бер сәгать вакыт сизелми дә үтеп тә китте.Әни кеше кызына сакланып кына сүзләр эзләп, киңәшләрен бирде.”И әни,әни..синең әйтәсе килгән һәр сүзеңне мин яттан беләм бит инде, әйтеп бетермәгән сүзләреңнең мәгънәсен дә яхшы аңлыйм…” Кыз шулай уйлады, әнисенә исә, “Бар да яхшы булыр,әнием,борчылма”,-диеп тыйнак кына бит очларыннан үбеп алды.

         Кичкә таба Энҗе инде әбисендә иде.Күр инде,аралар да ерак түгел бит,тик нигә соң шушы кечкенә генә гәүдәле , бөтерчек кебек җитез әбисенә кайту өчен җәйне көтәргә иде икән соң?Әнә әбисе дә, күңеленнән генә булса да, үпкәли, ахры, тик ачыктан-ачык әйтеп кенә бетерми. “Адәм баласының  су да ташыйсы,җылытасы да юк,өйне дә утын әзерләп җылытасы түгел, көянтә-чиләк асып ,җәен-кышын инешкә кер чайкарга да йөрисе юк, әнә авылларда  да хәзер мунчаларына барыр өчен дә урамга  да чыгасы түгел, өйдән генә юл ясаганнар,ә  Һаман вакыт җитмәүгә зарланалар, хәерле булсын…”-дигән сүзләре артында, әйтелеп бетмәгән  үпкә ятканын тоя Энҗе. Табигатьнең матурлыгын күрергә дә, чишмә җырларын ишетергә дә әбисе өйрәтте кызны.”Кешеләргә кояштан үрнәк алырга кирәк ,-ди иде әбисе,- әнә ул нинди гайрәтле, тик шулай да үз урынын  яхшы белә, ай чыгуга,тыйнак гына аңа юл куя,ә адәмнәрдә бер-берсенә юл кую дигән матур сыйфат юкка чыгып бара, тормышта үз урыныңны белергә кирәк,кызым…”. Сыйныфташларына да  бу турыда сөйләгән иде Энҗе,тик алар аны аңламады,хәтта Регина  чигә янын да боргычлап күрсәтте әле.Ә Энҗе яхшы аңлый әбисенең тел төбен, бик яхшы аңлый…

         Әллә үзе хыялый булганга , Энҗе Нәбирә Гыйматдинованың китапларын йотылып-йотылып укый.Аның геройлары кебек ,ул да чәчәккә күмелгән болыннарда яланаяк йөгерергә,чишмә белән сөйләшергә ярата.Чабылган болыннарда әле генә гөрләп үскән зәңгәр чәчәкләрнең сулуын авыр кичерә.

         Инде кояш та “үз урынын белеп”, баю ягына барганда,Энҗе әбисенең борчылуын уйлап,өйләре ягына таба юл алды.Капка төбендә аны дус кызлары Алия белән Миләүшә көтәләр иде.Витруаль аралашу белән чын тормышта очрашуны чагыштырып буламы соң инде??? Тормышта бар да чын, бар да эчкерсез.Миләүшәнең һәр сипкеле Энҗе өчен якын,матур  иде.Һәм,гомумән,Миләүшәнең гади, бернинди буяуларсыз  матурлыгына,тыйнаклыгына ул һәрвакыт сокланды.Куе,җирән чәчләрен дә, табигый  бөдрәләрен дә ярата ул Миләүшәнең.Аның белән ул ел буе диярлек өй телефон аша гына сөйләште.Чөнки аның заманча телефоны да,ноутбугы да юк.Миләүшәне әбисе үстерде. Әтисе үлгәннән соң, әнисе шәһәргә чыгып киткәндә,әбисе аны үз янында калдырган.Соңрак ,әнисе башка кеше белән гаилә коргач, Миләүшәнең үзенең китәсе килмәгәнме,әнисенең яңа гаиләсенә сыймаганмы,анысын белми Энҗе.Тик әнисе белән мөнәсәбәтләренең бик яхшы булмавын Алиядән ишетеп  белә иде. Алия исә, бар яктан да Миләүшәнең нәкъ киресе.Әнә бит ул,үзе сорау биргән була,ә җавабын көтми дә.Аның үз туксаны -туксан.Күзләреннән ялкын чәчеп,бик ерак шәһәрдән кайткан чибәр егет турында сөйли.Алия быел 10 сыйныфны бетерер иде.Авылда мәктәп 9 еллыкка калгач,ул район үзәгендәге лицейга укырга керде.Авыл мәктәбендә укыганда да тыйнаклык белән мактана алмаган Алия,шәһәргә киткәч,бөтенләй дә үзгәргән.Сөйләшүләре дә,киенү,үз-үзен тотышлары да башкача кызның.Әле Миләүшә белән Энҗене дә 10 сыйныфка бармаска кыстапмы-кыстый.Алиянең карары нык:ул 10-11 сыйныфны район үзәгендәге татар  гимназиясендә укып, медицина өлкәсен сайлаячак.Әбисенә уколларны да инде ул үзе ясый иде.Ә Энҗе исә,11 сыйныфтан соң экология буенча китәргә хыяллана.      

Кызлар белән иртәгәгә кадәр саубуллашып,Энҗе өйгә юнәлде.Әбисе мич күмәчләре пешереп аны көтә иде.Мич-әбинең горурлыгы.Заман шаукымына ияреп,авылда мичләрне бар халык диярлек сүтеп атты.Ә Энҗенең әбисе исә, әтисе күпме генә кыстаса да, мичкә кагылдырмады.Гает бәйрәмнәрендә,мичтә пешкән коймак ашарга дип,барлык күрше-күлән әбигә җыелалар ,йөри алмаганнарга исә, әби үзе илтеп,мич коймагыннан авыз иттермичә калмый иде .”Дусларың да сагынганнармы,-дип сүзен башлады әби,сүзен нидән башларга белмәгәндәй,-бигрәкләр дә ягымлы инде шушы Хәерниса тутинең кызы, урамның икенче ягында булса да, мине күргәч,яныма йөгереп килә, кулымда әйберем булса,аны ала,булышырга гына тора,бәхетләре генә булсын инде…” Дәшмим…Сизәм ,әбекәй,сизәм, яратып бетермисең син Алияне…Уйларымны укыгандай, “ачуланма,кызым, тик күңелем ятмый бу Алия дигәненә.Авылда да төрле гайбәтләр йөри.Беләм,гайбәт ул-шайтан коткысы,анысына да исем китмәс иде, күзендә нур юк аның, күзгә дә туры карый алмый.Кара-каршы очраганда , күрмәмешкә салышып үтәргә дә күп сорамый.Әйтерсең лә,ниндидер яман эш өстендә тотылган.Сак булсаң иде,кызым”,-ди әбием.

         Авыл һавасы тәэсиреме,көне буе юлда арылганмы,яту белән йоклап та кителгән…Иртән,әбисенең ишегалдында чебешләре белән сөйләшкәнен байтак тыңлап ятты Энҗе. “Апагыз кайткан,шыпырт кына ашагыз да, читтәрәк йөреп торыгыз,җанкайларым,”-ди. Әнә тыйнак кояш нурлары  Энҗенең керфекләре арасыннан үтәргә теләп,яктыртыпмы-яктырта.Энҗе җиңел чүәкләрен элеп, ишегалдына чыкты, болдырда торган  көянтә-чиләкне күреп алды да,йөзе тагын да яктырып китте.Әбисе чәй өчен чишмә суына йөргәнен ул яхшы белә.Көянтәләрне асып, чәчләре тузгыгын хәлдә,ул чишмәгә атлады.Әбисенең,чәч-башыңны җый дигән сүзләрен әллә ишетте,әллә юк кыз. “Су тулы чиләкләр белән әбисе бу тар гына сукмактан ничекләр атлый икән соң”,-дип уйлый-уйлый  сукмактан атлады.Чишмәдән ерак түгел,иртәнге чыктан яланаяк берәү аның каршысына атлый иде.Кара-каршы,йөзгә-йөз әлеге тар сукмакта очраган егетне Энҗе танымады,хәер,ул аңа күтәрелеп тә карамады түгелме соң?Шулай да егетнең чибәрлеген күрергә өлгерде ул.Ишетелер-ишетелмәс кенә исәнләшеп,терәлеп диярлек узган егеттән әйтерсең лә, ут чаткылары сибелде,Энҗенең тәне эсселе-суыклы булып китте…

…Әбисе инде суны бушатыр урын юк, тукта дисә дә,Энҗе чишмә юлын әллә ничә урады…Үз-үзен оялтып та ,ачуланып та карады…

         Эңгер-меңгер төшүгә,иптәш кызлары, Энҗе артыннан, кич чыгарга алырга килделәр.Яшьләр, гадәттә,ни өчендер, клуб эчендә түгел,аның алдында- урамда җыелалар. Энҗегә баштарак бу сәер тоелса да,хәзер инде ул аңа ияләште.Җыелганнар арасында танышлар да,таныш түгел егетләр-кызлар да бар иде.Кызлар Энҗе белән таныштыра башладылар.Шулчак, “Ә без инде танышлар ,ул-Су анасы”,- диде берәү.Аптыраган кыяфәт чыгарып, күтәрелеп караган булса да,кыз  Аны инде  килеп басу белән күргән һәм таныган  иде….

-Мин Тукай абыйның угъры малае -Равил,-диде егет,бит очларында чокырлар ясап.

“Әйе,син-угъры,син минем бүген көне буена тынычлыгымны урладың,”-диеп әйтәсе килсә дә,дәшмәде кыз.Равил танышырга диеп кулларын сузды…Аның кулларыннан ниндидер көч, үз-үзенә ышану ташып тора кебек тоелды.

Алия чытлыклана-чытлыклана(әбинең яраткан сүзләре),Равилгә Энҗенең кем,кайдан, кемгә кайтуын бер тында сөйләп тә бирде.Равил исә-Алия сөйләгән шәһәр егете,18 яшьтә, шулай ук әбисенә кайткан,көннәр буе урман печәне әзерли икән.Егетнең чибәрлеге, чынлап та, сөйләп бетергесез,гәүдәсе грек мифологиясе геройларыныкы кебек иде. Алия,шаяртыпмы,әллә чынлапмы,”шәһәрле”ләрнең кайтуын билгеләп үтәргә тәкъдим ясады.Яшьләр җыелып авыл урамы буйлап киттеләр…

Миләүшәнең бүген бөтенләй кәефе юклыгын,Энҗе  очрашкач ук сизгән иде.Тик сорашырга җай чыкмады.Урам буйлап барганда,ул Миләүшәне култыклап алып,арттарак калды.

-Миләүшә,кәефең юк,бер-бер нәрсә булмагандыр бит?-диде ул сак кына.

Миләүшә берни кадәр вакыт дәшми торганнан соң,(аның бу гадәтен Энҗе яхшы белә:дусты шулай төгәл сүзләр эзли кебек тоела ул аңа):

-Әбием  хәлсезләнеп тора…Ризык та ашамый…Мин куркам,-диде дә, сиздермәскә теләп,күз яшьләрен сөртеп алды.

Дустын бик юатасы килсә дә,Энҗе  кирәкле сүзләрне таба алмый интекте.Чөнки әбисе төшке аш вакытында гына,Миләүшәнең әбисенең авырып киткәнле турында, үлеп-нитеп куйса,Миләүшә өчен бик өзгәләнүен сөйләгән иде инде…

-Кайтыйм инде мин,Энҗе,синең белән  күрешер өчен генә чыккан идем,әбигә дә озак йөрмәскә сүз бирдем, ә син миңа карама,рәхәтләнеп күңел ач,Равил синнән күзен дә ала алмый,-диеп елмайгандай итте.

-Әйдә, алайса,сезгә кайтыйк,шунда сөйләшербез иркенләп, синең дә күңелең тыныч булыр,-диде Энҗе ,ниһаять, сүзләр таба алуына куанып.

         Ул арасын,Равил дә,үзенең исемен ишеткәндәй,яшьләр арасыннан аерылып, кызлар белән  янәшә атлый башлады.

-Кызлар,әйдәгез,мине дә үзегез белән алыгыз,бергә-бегә күңелле дә булачак,-диде,һәм җавап та көтмичә, икесенең уртасына басып,кызларны култыклап та алды.

         …Ничек итсә итте,Равил, башкаларга сиздермичә генә,Алияне дә кисәтергә өлгерде,үзе дә кызлардан калмады…

Бер күрүдә яратуга,гашыйк булуга,Энҗе беркайчан да ышанмады.”Башта кешене якыннанрак өйрәнергә,аралашырга,шуннан соң гына гашыйк булырга да мөмкин”,-диеп уйлый иде ул.Тик мәхәббәт дигәннәре,андый хисап калыпларына буйсынмый икән шул, ниндидер бер дулкын бөтереп алып,кызны  үз  хисләрендә адаштырды…

         Җәй сизелми дә үтеп бара…кичке очрашулар,оялып кына ,кыяр-кыймас татлы үбешүләр,иртәләрен чишмә буенда очрашулар (Равил болынга иртәнге күнегүләр ясарга йөри булып чыкты)-бар да татлы төш кебек . Равилнең Энҗене “бәллүрем” диеп  йөртте, “Саксыз кагылсаң-бәллүр үзенең чын авазын югалта, минем сине ялгыш сүз белән дә үпкәләтәсем килми”,-ди иде ул. Әбисе дә каршы килмәде Энҗенең Равил белән очрашуына.”Нәсел-нәсбәбе яхшы кешеләр,әтисенә карап-улын сөй…”-диеп,серле елмайды гына әби.

…Алия белән дә читләште Энҗе,кеше сүзләренә ышанмаган иде,кызганычка каршы, алар хак сүзләр булды: тәмәкесен дә тарта,спиртлы эчемлекләр дә куллана,тәртипсез рәвештә егетләр белән дә йөри булып чыкты.Сөйләшмәде түгел-сөйләшеп карады Энҗе,тик Алия үзенең бу кыланмышларында бернинди дә ярамаган эш күрми иде кебек.Равил белән аларның мөнәсәбәтләрен дә шакшыга буярга теләвен күргәч, түзмәде Энҗе:өзде араларын. Менә бит, бәлки,авылда  урта мәктәпне бетермәгән булсалар, әти-әнисе янында Алия дә болай тышаусызланмас иде. Ә Миләүшәне, әбисе белән бергә , әнисе алып китте шәһәргә. Әнисе белән  аларның аралары  җайлануына сөенеп туя алмады Энҗе.Миләүшәнең хәзер  телефоны да бар,алар һәр көн диярлек аралашып тордылар.

10 сыйныфта да бер җиңеллек белән укый башлады Энҗе.Сыйныфташларын да, укытучыларын да, мәктәбен дә сагынган иде.Равил,башка шәһәрдән булса да, хәзерге заманда  километрларның әһәмияте бармыни соң???

         Тик…Көзге көн елак була…Аз гына болыт тисә,күз яшьләрен тамыза башлый…Энҗе  дә үзен көзге көнгә ошата…Менә-менә тугелергә торган күз яшьләрен әти-әнисеннән яшерергә тырыша,  ә урамда ул үзен тыймый. Равилне октябрь аенда армияга алдылар. Егет бу хәбәрне, кош тоткандай, сөенеп хәбәр итсә дә, Энҗе аның белән бергә  шатлана алмады.12 айның әле бары 1 ае узды…Әнисе әтисен 2 ел көткән…Аларның язышкан хатларын да,әтисе киткәндә вәгдә билгесе  итеп бирелгән  чиккән кулъяулыкны да  әнисе бүгенге көнгә кадәр бик кадерләп саклый.Әлбәттә, әнисе кебек ,Энҗе дә Равилне хисләренә тап тидерми, көтәр,бу турыда ул шикләнми дә, тик бик сагына ул аны…Бик…

Иң авыры җәйне уздыру булды.Авылга әбисенә кайткач,бәлки җиңелрәк булыр диеп өметләнсә дә, өметләре акланмады. Дөрес,Алия дә,Раушания дә авылда иделәр.Алия белән,ничектер,сүзләр бәйләнеп китә алмады, Раушания исә,җәйге вакытка авылда эшкә урнашкан иде.Аның белән дә  еш очраша алмадылар. Дустының кәефе яхшы,әбисенең дә хәле ярыйсы гына, 10 сыйныфны да ,яңа мәктәптә булуына карамастан,уңышлы тәмамлаган.Әбисенең бик нык җәйгә авылга кайтасы килү сәбәпле,җәй чыгарга авылга кайтканнар. Кыскасы,дустының тормышы яхшы якка үзгәрүенә, Энҗе чын күңеленнән сөенде.Кичләрен Энҗе чыгып йөрмәде.Көндезләрен яраткан болыннарын айкап,чишмәләргә суга йөрде.Равил белән йөргән сукмакларны барлады.Быел аның мәктәптә соңгы елы,имтиханнар өчен Энҗе курыкмый иде,чөнки һәр фәнне ныклап өйрәнде,өстәмә дәресләр алды.Ә мәктәпне бетергәч,Равил белән аларның хыяллары зурдан: икесе дә башкалада югары белем алачаклар.

…Поезддан бер кочак чәчәк бәйләмнәре күтәреп төшеп килүче солдатка тирә-юньдәгеләр дә сокланып  карады:төз гәүдәле,чибәр,елмаюы иреннәрендә генә туктап кала алмыйча,йөзенә,күзләренә таралган Равилнең.Аңа  таба, йөгереп килеп кочагына ташланудан үзен тыеп, тыйнак кына ,бәхетле күзләрен башкаларга күрсәтергә оялып,Алия атлый иде. Менә алар очраштылар…”Бәллүрем…” Бу минутта сүзләр артык иде… Кемдер яшьлеген сагынып,кемдер сокланып,ә кемнәрдер күз тидерүдән куркып ,сакланып кына аларны күзәтте.Беркемнең дә аларның киләчәктә бәхетле матур парлар,сөюләрен гомер буена саклый алган ир-хатын,балаларына үрнәк әти-әни булуына шиге юк иде.Яман күзләрдән үзең сакла,бер Тәңърем!

Гилаева Эльвина Азатовна
Страна: Россия